Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Район башлыгы Наил Вазыйхов Сабан туе белән котлый

Хөрмәтле каматамагылылар һәм районыбыз кунаклары! Чын күңелдән сезне халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабан туе белән котлыйм!

Сабан туе авыл хезмәтчәннәренең эшен данлый һәм җирнең уянуын символлаштыра. Шуңа күрә бәйрәмдә без беренче чиратта фидакяр хезмәтләре белән булачак уңышка нигез салган авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез.

Ел саен язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, хезмәт җитештерүчәнлеге күпләр өчен үрнәк булган алдынгылар белән очрашу һәм аларга авыр, ләкин күркәм эшләре өчен рәхмәт белдерү матур традициягә әверелде.

Быел да район Сабан туе күңелле узар дип ышанам. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар төрле ярышларда һәм уеннарда үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәтә алачак.

Чын күңелдән һәркайсыгызга шатлык, иминлек һәм муллык телим, һәр гаилә тынычлыкта, гармониядә һәм мәхәббәттә яшәсен! 

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев