Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Олы Мәрәтхуҗа авылында яшәүче кадерле әниебез Фәйзуллина Мөслимә Касыйм кызына 6 ноябрьдә 80 яшь тула.

Без аны бу олуг юбилее белән котлап, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, сәламәтлек белән үткән бәхетле картлык телибез. Ходай озын гомер язган, Яшәсен диеп җирдә. Фәрештәләр теләгәндер Урыны булсын дип түрдә. Ике улың һәм дүрт кызың Шулкадәр кияү-килен, 13 онык, оныкчыклар Бизиләр күңел түрең. Кемгә килгән шундый байлык Кемдә бар шундый...

Без аны бу олуг юбилее белән котлап, күңел көрлеге, җан тынычлыгы, сәламәтлек белән үткән бәхетле картлык телибез.
Ходай озын гомер язган,
Яшәсен диеп җирдә.
Фәрештәләр теләгәндер
Урыны булсын дип түрдә.
Ике улың һәм дүрт кызың
Шулкадәр кияү-килен,
13 онык, оныкчыклар
Бизиләр күңел түрең.
Кемгә килгән шундый байлык
Кемдә бар шундый бәхет.
Гомер кичергән нигезең
Булсынчы сиңа тәхет.
Гел шатлыктан тормый тормыш,
Хәсрәтен күп күргәнсең.
Ходайдан сабырлык сорап
Тешең кысып түзгәнсең.
Бер-бер артлы авырсынмый
Тапкансың 6 бала.
Нинди бәхет - син аларга
Һаман да газиз ана.
Әни бер дә картаймый ул
Балага 70 тулса да,
Оныклары буйга җитеп
Оныкчыклар туса да.
Яшә әле, әни, җирдә
Шатлык китереп безгә.
Бүгенге кебек җилдертеп
Җит әле тагын 100гә!
Хәниф - Эльза, Ландыш, Гөлнара - Илфат, Роза - Марат һәм балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев