Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Олы Мәрәтхуҗа авылында гомер итүче Фәйзуллина Мөслимә Касыйм кызына 80 яшь тула.

Кадерле әниебез! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне. Әни, чәчең ап-ак болыт, Карашларың таң нуры. Син бит, әни, безнең өчен Бәхетләрнең иң зуры. Тормышыңның кыл уртасында...

Кадерле әниебез! Бүген сиңа 80 яшь тулды. Безнең өчен син - дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Бала чагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне.
Әни, чәчең ап-ак болыт,
Карашларың таң нуры.
Син бит, әни, безнең өчен
Бәхетләрнең иң зуры.
Тормышыңның кыл уртасында без - алты балаң белән тол калгач, сынмадың, сыгылмадың. Кеше арасында ким-хур булмасыннар дип көнне-төнгә ялгап эшләдең, безне сөеп, яратып үстердең.
Дөньяның рәхәтен, авырлыкларны җиңә белүне, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче син, әни. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан жылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә безгә яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.
Изге теләкләр белән барлык балаларың, киленнәрең, кияүләрең, 13 оныгың, 12 оныкчыгың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев