Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Олы Карамал авылында яшәүче хөрмәтле укытучыбыз Кәримуллина Сөембикә Гыйльмулла кызын олуг юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез.

ын киңәшче, тәҗрибәле укытучы буларак хөрмәтлибез. Гомерегезне, көчегезне балаларга белем бирүгә багышлап, эчкерсезлек, ихласлык, туры сүзле булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Балалар күңеленә игелек орлыклары салып, үз хезмәтегезнең җимешләрен күрә алдыгыз. Сезнең укучылар арасында җитәкчеләр дә, укытучылар да, фән эшлеклеләре дә, авыл хуҗалыгында эшләп табыннарыбызны сый-нигъмәт белән тәэмин итүчеләр дә...

ын киңәшче, тәҗрибәле укытучы буларак хөрмәтлибез.
Гомерегезне, көчегезне балаларга белем бирүгә багышлап, эчкерсезлек, ихласлык, туры сүзле булуыгыз белән кешеләр күңелен яуладыгыз. Балалар күңеленә игелек орлыклары салып, үз хезмәтегезнең җимешләрен күрә алдыгыз. Сезнең укучылар арасында җитәкчеләр дә, укытучылар да, фән эшлеклеләре дә, авыл хуҗалыгында эшләп табыннарыбызны сый-нигъмәт белән тәэмин итүчеләр дә күп һәм алар барысы да Сезгә бик рәхмәтле.
Сезнең хезмәт юлыгызда бары тик үсеш баскычлары гына булды. Бик күп дәрәҗәле исемнәргә, бүләкләргә лаек булдыгыз. Киләчәктә дә авылның, районыбызның ихтирамлы кешесе булып яшәвегезне телибез.
Алыгыз Сез бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын иң зур бүләкләр.
Тыныч тормыш, бәхет-шатлык,
Сәламәтлек, безнең теләкләр.
Зур хөрмәт белән барлык укучыларыгыз исеменнән Зилә Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев