Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Олы Карамал авылында яшәүче хөрмәтле педагог-укытучы, күпләрнең остазы булган Кәримуллина Сөембикә Гыйльмулла кызын 90 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Халыкта "көзләрнең җимеше татлырак" дигән әйтем бар. Бу чынлап та шулай. Кеше дә яшәгән саен зирәк була бара, тәҗрибә туплый. Сезнең кебек тормышчан, хөрмәткә лаек, һәрвакыт киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзер кешегә әверелә. Сез дә бүген үз укучыларыгызның үрнәк өлгесе булып гомер көзегездә яшисез. Туган көнегез матур көннәр, изге хәбәрләр,...

Халыкта "көзләрнең җимеше татлырак" дигән әйтем бар. Бу чынлап та шулай. Кеше дә яшәгән саен зирәк була бара, тәҗрибә туплый. Сезнең кебек тормышчан, хөрмәткә лаек, һәрвакыт киңәш бирергә, ярдәм итәргә әзер кешегә әверелә. Сез дә бүген үз укучыларыгызның үрнәк өлгесе булып гомер көзегездә яшисез.
Туган көнегез матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат елмаюыгыз йөзегездән китмәсен. Ихлас күңелдән сезгә сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм бәхет телибез.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Күңелегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен Сезгә
Сәламәтлек, бәхет-шатлыклар.
Изге теләкләр белән район мәгариф идарәсе, мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары район советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев