Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Олы Карамал авылында яшәүче Дәүләтшина Ания Ибраһим кызының 15 июньдә 85 яшьлек юбилее

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Туар таңнарың нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Ходай сиңа саулык-сәламәтлек бирсен, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, бәрәкәтле мул тормышта, балаларыңның игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Гөрләп яшә, картаюны белмә, Куанычта үтсен һәр көнең. Йөзләреңдә булган шатлык...

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Туар таңнарың нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Ходай сиңа саулык-сәламәтлек бирсен, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, бәрәкәтле мул тормышта, балаларыңның игелеген күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанычта үтсен һәр көнең.
Йөзләреңдә булган шатлык нуры
Балкып торсын, бер дә сүнмәсен.
Күңелең синең һәрчак шулай
Ачык булсын һәркемгә.
Без телибез ак бәхетләр
Сиңа туасы һәр көнгә.
Изге теләкләр белән балаларың Рөстәм, Резедә, киявең Васил, оныгың Гүзәл, кодагыең Миңнегөл, Яр-Чаллы шәһәрендә яшәүче энең Илдус.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев