Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Көрәле авылында гомер итүче кадерле әтиебез Ибраһимов Марат ХатыЙп улының 10 нчы майда 55 яшьлек юбилее

Кадерле әтиебез! Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек телибез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткән өчен зур рәхмәт!...

Кадерле әтиебез! Ихлас йөрәктән шушы бәйрәмең белән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек телибез.
Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткән өчен зур рәхмәт!
Язмыш җиле кайчак бәрелсә дә,
Кагылса да көзге кыраулар,
Сынмадың да, сыгылмадың да син,
Булсалар да авыр сынаулар.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зөлфия, улларың Булат һәм Азат, киленнәрең Айгөл һәм Галина, оныкларың Зәринә, Ришат, Матвей, кызың Чулпан, кодаң Әхәт һәм кодагыең Миләүшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев