Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Кече Карамал авылында туып-үскән, хәзерге вакытта район үзәгендә яшәүче Хәлиуллин Рафыйк Шәфикъ улына 14 июльдә 60 яшь тула

Җәй айлары безнең өчен бәйрәмнәргә бай. Әти белән әнинең тормыш корып яшәүләренә 35 ел. Алар безгә үрнәк булып, иңне-иңгә куеп гомер итәләр. Безнең күңел һәрчак сиңа, Тели гел изге теләк. Җир йөзендә синнән башка, Беркем юк кадерлерәк. Син булганга бәхетле без, Рәхмәтлебез барысы өчен дә. Әти, изге синең күңелкәең, Озын...

Җәй айлары безнең өчен бәйрәмнәргә бай. Әти белән әнинең тормыш корып яшәүләренә 35 ел. Алар безгә үрнәк булып, иңне-иңгә куеп гомер итәләр.
Безнең күңел һәрчак сиңа,
Тели гел изге теләк.
Җир йөзендә синнән башка,
Беркем юк кадерлерәк.
Син булганга бәхетле без,
Рәхмәтлебез барысы өчен дә.
Әти, изге синең күңелкәең,
Озын гына булсын гомеркәең.
Сәламәтлек ташламасын сезне
Һәрбер көнегез үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сезгә картлыкта.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, киленең, киявең, оныклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев