Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Кече Карамал авылында туып үсеп, озак еллар элеккеге “Кама” колхозында механизатор булып эшләп лаеклы ялга чыккан, тыл ветераны кадерле әтиебез – дәү әтиебез Хәйруллин Мәрхәб Вәлиулла улының 25 гыйнварда олуг юбилее – аңа 85 яшь тула

Әтиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син тырышлыгың, уңганлыгың белән үрнәк, авырлыклар алдында баш имичә, гаиләңә ныклы терәк, ярдәмче, киңәшче, акыллы әти булдың. Сиңа безнең рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә дә безнең кайгыртуны тоеп, әни белән тигез гомер кичерсәгез иде. Синең тормыш юлы матур тарих, Күпләр өчен үрнәк булырлык....

Әтиебез! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син тырышлыгың, уңганлыгың белән үрнәк, авырлыклар алдында баш имичә, гаиләңә ныклы терәк, ярдәмче, киңәшче, акыллы әти булдың. Сиңа безнең рәхмәтебез чиксез. Киләчәктә дә безнең кайгыртуны тоеп, әни белән тигез гомер кичерсәгез иде.
Синең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт сиңа, әти, чын йөрәктән,
Синең гомер - безнең горурлык.
Әткәй-әнкәй икәү исән чакта
Дөньябыз бит безнең түгәрәк.
Озак еллар әле туган йортта
Яшәсәгез иде бергәләп.
Изге теләкләр белән улың Илдар - Фәния, Илнар - Алсу. Бу теләкләргә кодагыең Флюра да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев