Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Кече Бортас авылында яшәүче Вәлиева Фәридә Сәмигулла кызына 14 июльдә 65 яшь тула

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Бу истәлекле көнең белән без сине чын йөрәктән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлекнең корычтай ныгын, шатлык-куанычларның көтмәгәндә килеп сөендерә торганын, бәхетнең шомырт чәчәкләредәй ак һәм сафын телибез. Нурлы йөзеңдә балкыган елмаюың сине гел шулай матурлап торсын, туар таңнар яхшы хәбәр, сөенечләр генә китерсен. Әни! Син безнең...

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Бу истәлекле көнең белән без сине чын йөрәктән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлекнең корычтай ныгын, шатлык-куанычларның көтмәгәндә килеп сөендерә торганын, бәхетнең шомырт чәчәкләредәй ак һәм сафын телибез. Нурлы йөзеңдә балкыган елмаюың сине гел шулай матурлап торсын, туар таңнар яхшы хәбәр, сөенечләр генә китерсен.
Әни! Син безнең өчен яшәү чыганагы, йортыбызның яме, тормышыбызның терәге. Алдагы көннәреңдә күңел тынычлыгы белән тормышның матурлыгына сөенеп озын-озак еллар яшәвеңне телибез!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Изге теләкләр белән балаларың Илһар, Гөлнара, Гүзәл, кияү-киленнәр һәм оныклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев