Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Каратал авылында яшәүче кадерлеләребез – Камәрия һәм Әсрар Сөләймановларның 16 гыйнварда Зөбәрҗәт туйлары

Сез никахка кергән көннән бирле 55 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып күңел җылысын тоеп гомер кичерәсез. Сез бүген дә кечкенә генә шатлыкны да ике итеп, балаларыгыз уйнап...

Сез никахка кергән көннән бирле 55 ел гомер үтеп киткән. Шушы көннән соң күпме юллар үттегез дә, күпме сулар кичтегез. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә терәк, бер-берегезә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып күңел җылысын тоеп гомер кичерәсез. Сез бүген дә кечкенә генә шатлыкны да ике итеп, балаларыгыз уйнап үскән туган нигезнең җылысын саклап, яшьлектәге изге хисләрегезгә ихтирам, ышаныч өстәп яшисез. Әткәй-әнкәй ике пар канат сез, көндезләрен - кояш, төнлә - ай. Бетмәс шөкер кылып яшисез сез, тигез гомер биргәнгә Ходай. Өебезнең генә түгел әле, авылыбызның күрке булдыгыз. Уртак бүлеп дөнья мәшәкатен, узды сезнең гомер юлыгыз. Тигез мәхәббәттән тугангадыр, биш балагыз гүя биш бармак, бишесен дә биш намазга кушып яшисез сез кадерләп барлап. Биш балагыз сезгә бәхет юрый шатлык, куанычлар, тигезлек. Бала кайгылары күрмәгез сез, сәламәт булыгыз иң элек. Киләчәктә дә сезгә күңел рәхәтлеге телибез. Җәннәт бәхете насыйп итсен Аллаһы тәгаләбез сезнең икегезгә дә!
Иң изге теләкләр белән биш балагыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз һәм дә оныкчыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев