Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Кама Тамагы муниципаль район башлыгының мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан котлавы

Хөрмәтле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм – үз тормышын мәдәнияткә багышлаган, күпмилләтле илебезнең традицияләрен һәм мирасын саклаган, безнең районның һәм тулаем республиканың мәдәни һәм рухи потенциалын үстерүгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек.

Сезнең иҗатыгыз һәм көндәлек хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең районда фестивальләр, концертлар, конкурслар уза, яңа күргәзмәләр ачыла, халык һөнәрчелеге үсә, мәдәни-агарту эшчәнлеге алып барыла. Сезнең даими иҗади эзләнүегез киләчәктә дә районыбызның иң яхшы мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм арттыруга юнәлтелер дип ышанам.

Барлык мәдәният хезмәткәрләренә, сәнгать эшлеклеләренә, музей һәм китапханә хезмәткәрләренә, музыка мәктәпләре укытучыларына чын күңелдән илһам, иҗади уңышлар, якты идеяләр, күтәренке кәеф һәм чиксез бәхет телим.

 

Кама Тамагы муниципаль районы

Башлыгы Н.А.Вазыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев