Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Наиль Альбертович 23 февраль уңаеннан котлау сүзләре җиткерә.

Кадерле Ватанны саклаучылар!
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм Кораллы көчләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар!

Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итегез!
Хәрби хезмәт һәрвакыт кыю, көчле кешеләр җилкәсенә төшә, алар өчен Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен якларга әзер булу, патриотизм хәрби бурычка тиңсез тугрылык, аны ахырына кадәр үтәргә әзер булу дигән сүз.

Хәрби формадагы кешеләр һәрвакыт халкыбызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен  тоеп яшиләр, ә намус һәм сугышчан туганлык төшенчәләре Ватанны саклаучыларның алыштыргысыз сыйфатлары булды һәм шулай булып кала да.Бу көнне без Ватанны  яклаган, хәзерге вакытта яклаучы һәм киләчәктә яклаячак кешеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Без Ватанга тугрылык өчен ант итәргә туры килгән, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан юлларын үткән батыр сугышчылар, кулларына корал алып илебезнең бәйсезлеген һәм территориаль бөтенлеген яклаган гражданнарыбызның һәрберсе алдында баш иябез.

Ватаныбызны яклау өчен үз бурычыгызны намус белән үтәргә әзер булуыгыз өчен сезгә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерергә рөхсәт итегез.

Сезгә иминлек, сәламәтлегегез нык булуын телим. Бернинди авырлыклар да сезнең  һәм якыннарыгызның тормышына күңелсезлекләр китермәсен иде.
Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Ватанны саклаучылар көне белән!

 

Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев