Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Кадерле әниебез Заһидуллина Мөнирә Сафиулла кызының Олы Салтык авылында туып-гомер кичерүенә быел 22 мартта 85 ел була

Без, синең балаларың, бүгенге бәйрәмең белән чын йөрәктән, тәбрик итәбез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми һаман шулай көчле рухлы, балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңның игелеген күреп озак, бары тик рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булса иде сиңа кадерле әниебез! Әни, диеп әйтер кешең булу,...

Без, синең балаларың, бүгенге бәйрәмең белән чын йөрәктән, тәбрик итәбез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми һаман шулай көчле рухлы, балаларың, оныкларың, оныкчыкларыңның игелеген күреп озак, бары тик рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булса иде сиңа кадерле әниебез!
Әни, диеп әйтер кешең булу, нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса - уртак була, кайгыларың булса югала... Әйе, әниләр исән-сау булган вакытта бар да тыныч, бар да рәхәт, бар да күңелле Аллага шөкер.
Син булганда әни без бәхетле,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Яктыртучы йолдыз шикелле.
Авырлыклар туса бу тормышта
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Синнән күргән изгелекләр өчен
Рәхмәт әйтеп башны иябез.
Изге теләкләр белән барлык балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың һәм барлык туганнарың исеменнән яракан кечкенә кызың Ләйсән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев