Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Иске Казиле авылында яшәүче кадерле әниебез Хәлилова Фатыйманың 24 гыйнварда туган көне

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сиңа яшәү өчен иң кирәген саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Син һәрчак көләч йөзле, сабыр, барлык кешеләргә ярдәмчел булдың. Шуңа күрә дә сине барысы да хөрмәт итә, ярата. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, шәфкатен тоеп авылыбызның ак әбисе булып яшәсәң иде. Гел янәшә булсаң иде, әни,...

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Сиңа яшәү өчен иң кирәген саулык-сәламәтлек, тыныч тормыш телибез. Син һәрчак көләч йөзле, сабыр, барлык кешеләргә ярдәмчел булдың. Шуңа күрә дә сине барысы да хөрмәт итә, ярата. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтен, шәфкатен тоеп авылыбызның ак әбисе булып яшәсәң иде. Гел янәшә булсаң иде, әни, синең догаларың бик кирәк. Җирдә генә түгел, җиһанда да, синдәй затлы кеше бик сирәк. Йөзләреңдә рәхмәт нуры балкый. Еллар үтә, ә син кояш кебек, картайганың да бит сизелми. Синең исән-сау булуың безнең өчен бәхет. Шуннан артык бәхет сорамыйбыз, тормышыбыз алган үз җаен. Сәламәтлек белән куанычлы, озын гомер бирсен Ходай!
Иң изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, оныкларың һәм дә оныкчыгың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев