Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Иң зур бәхете һәм горурлыгы –якын кешеләре

13 июльдә Куйбышев Затонында яшәүче Нина Шурупова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул катлаулы гомер юлы узган. Нина Шурупова Ярославль өлкәсе Зверинец авылында туган. Күп кенә яшьтәшләре кебек үк, мәктәптә белем алган, ата-анасына йорт эшләрендә ярдәм иткән. Бөек Ватан сугышы башланганда, Нина Федоровнага нибары 9 яшь була. Аңа, шул чордагы башка балалар кебек үк, кырда һәм колхозда күп хезмәт куярга туры килә.  “Колхозда олысы-кечесе эшләде”, - дип искә ала Нина Федоровна. Әтисе фронтка китә, Нина һәм аның гаиләсе сугышның һәм сугыштан соңгы чорның барлык авырлыкларын кичерә. 
Әтисе сугыштан исән-имин кайта һәм аны колхоз рәисе итеп куялар. Нина хезмәт көннәре өчен эшләвен дәвам итә. Аннары әтисе аңа паспорт алырга ярдәм итә һәм кыз, Загорск шәһәренә китеп, хәрби частька эшкә урнаша. Анда ул булачак тормыш иптәше – хәрби хезмәт үтүче Евгений Шурупов белән таныша. Аннан соң яшьләр иренең туган ягы Әстерханга күчеп китәләр һәм баржада эшли башлыйлар: ире – шпикер, Нина Федоровна аның ярдәмчесе була. 
Балалары тугач, гаилә Куйбышев Затонына күченә. Алар өч бала – кызлары Елена һәм Вераны, уллары Валентинны тәрбияләп үстерәләр. Балалары белемле булсын өчен, барысын да эшлиләр – аларга лаеклы белем алырга ярдәм итәләр. 
Нина Федоровна ире белән лаеклы ялга чыкканчы баржада эшлиләр. Уллары шулай ук гомерен елга флотына багышлаган.
Хәзерге вакытта аның өчен иң зур шатлык –  кадерле, яраткан кешеләренең янәшәсендә булуы. Нина Федоровна улы һәм кызының, биш оныгының, сигез оныкчыгының кадер-хөрмәтен тоеп, алар белән горурланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев