Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Даныш авылында яшәүче Сөләйманова Әминә Харис кызына 19 гыйнварда 75 яшь

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Без сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәткә бирешми, көчле рухлы булып балаларың һәм оныкларыңның ярдәмен, игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Син безнең иң сабыр, якын киңәшчебез, ягымлы һәм яраткан дәү әниебез синең акыллы киңәшләрең безгә һәрчак кирәк, барысы өчен дә зур рәхмәт...

Кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез! Без сиңа иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Кайгы-хәсрәткә бирешми, көчле рухлы булып балаларың һәм оныкларыңның ярдәмен, игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Син безнең иң сабыр, якын киңәшчебез, ягымлы һәм яраткан дәү әниебез синең акыллы киңәшләрең безгә һәрчак кирәк, барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа.
Күз нурыңны түктең безнең өчен,
җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып
Озак яшә безнең арада.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек,
Без телибез сиңа һәр көнгә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Изге теләкләр белән балаларың Румия - Марат, Фәнис - Альбина, Фирдүс - Ниелле, оныкларың Илшат - Гүзәл, Рания, Гомәр, Алисә, Алмаз, Камилла, оныкчыгың Адель. Бу теләкләргә Фәрит һәм барлык туганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев