Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Безнең өчен дөньяда иң якын, иң кадерле газиз әниебез Заһидуллина Мөнирә Сафиулла кызына 22 мартта 85 яшь тула.

Олы Салтык авылында 85 ел гомер яшәп нинди генә шатлыклар, нинди генә кайгылар күрмәгәнсең әни. Без, җиде балаңны, ялгызың үстереп кеше итү өчен, төн йокыларын йокламыйча, балаларым кеше булсыннар диеп тырыштың. 39 яшеңдә, әтине җирләгән көнне, җиденче бала Ләйсәнне тудырдың. Җиде балаң янында гарип кайнанаңны да сыендырып аны җиде ел...

Олы Салтык авылында 85 ел гомер яшәп нинди генә шатлыклар, нинди генә кайгылар күрмәгәнсең әни. Без, җиде балаңны, ялгызың үстереп кеше итү өчен, төн йокыларын йокламыйча, балаларым кеше булсыннар диеп тырыштың. 39 яшеңдә, әтине җирләгән көнне, җиденче бала Ләйсәнне тудырдың. Җиде балаң янында гарип кайнанаңны да сыендырып аны җиде ел тәрбияләп соңгы юлга озатуы җиңел булмагандыр.
Дөньядагы иң кадерле әниебез, яраткан дәү әниебез, сине бөтен балаларың, оныкларың бүгенге олы бәйрәмең - туган көнең белән тәбрик итә. Сиңа исәнлек - саулык, бәхетле озын гомер, хәсрәт күрмичә тагын бик күп еллар бездән рәхәт күреп яшәвеңне телибез.
Март ае безнең гаилә өчен туган көннәргә бай ай ул: 9 мартта хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче улыбыз Рамилне, 15 мартта бик яраткан оныгыбыз Илгизәрне, 30 мартта улыбыз Шамилне, 5 мартта Балтач авылында яшәүче Халидә кодагый әбине, 14 мартта Балчыклы авылында яшәүче якын дустыбыз Әнисәне, 18 мартта күршебез Гөлсем апаны туган көннәре белән котлап, изге теләкләр җиткереп Шәһит, Нурия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев