Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Балтач авылында туып, шунда гомер кичерүче кадерле әтиебез, дәү әтиебез, Гатауллин Халит Гарифулла улының 4 ноябрьдә гомер бәйрәме – аңа 70 яшь!

Кадерлебез, олы җанлы, сабыр, мәрхәмәтле, һәркемгә ярдәм кулы сузучы кешебез. Ходай сиңа озын гомер бирсен, саулыктан һәм күңел тынычлыгыннан аермасын. Һәр көнгә куанып, әни белән пар канатлы булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак яшәвеңне телибез. Олы җанлы, сабыр, түзем, эш сөючән әти булуың өчен, әниебезгә зур терәк булып без, балаларыгызны,...

Кадерлебез, олы җанлы, сабыр, мәрхәмәтле, һәркемгә ярдәм кулы сузучы кешебез. Ходай сиңа озын гомер бирсен, саулыктан һәм күңел тынычлыгыннан аермасын. Һәр көнгә куанып, әни белән пар канатлы булып, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын-озак яшәвеңне телибез. Олы җанлы, сабыр, түзем, эш сөючән әти булуың өчен, әниебезгә зур терәк булып без, балаларыгызны, олы тормышка аяк бастырганыгыз, һәрвакыт ярдәм итеп, кайгыртып торганың өчен бик зур рәхмәт сиңа, әти.
Ярый әйдә, гомер үтсә үтсен,
Тик йөрәккә кырау төшмәсен.
Килер көнгә сәламәтлек бирсен,
Куанычлар гына өстәлсен.
Шатлык тулы якты көннәр
Сиңа гел юлдаш булсын.
Сәламәтлек, байлык, муллык
Кимеми артып торсын.
Иң изге теләкләр белән, тормыш иптәшең Раушания, балаларың, оныкларың, кияү-киленнәрең - Алмаз, Ильвира, Алинә, Руслан, Ильяс, Алсу, Аделина, Булат, Альбина, Айдар, Азалия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев