Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

Балтач авылында туып, 40 ел гомерен колхозда исәп-хисап эшенә багышлаган, олы хөрмәткә ия булган Вафина Филиза МИННеГАЛИ кызына 5 сентябрьдә 75 яшь тула.

Кадерле әниебез! «Әни» диеп әйтер кешең булу Нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса - уртак була, Кайгыларың булса - югала. Уйлама әле, картаям дип, Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә. Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең, Урыннарың булсын гел түрдә. Җирдә кояш нуры балкыгандай Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа...

Кадерле әниебез!
«Әни» диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Уйлама әле, картаям дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.
Кадер-хөрмәт күреп үтсен
гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә.
Җирдә кояш нуры балкыгандай
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Алгы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Рәхмәт, әни, безне яхшы кеше итеп,
Сөеп, назлап үстердең!
Үрнәк булып тормыш юлыбызда
Яшәү өчен безгә көч бирдең.
Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта тигез матур итеп озын-озак яшәргә язсын. Сызламасын тәнең, сыкрамасын җаның, күңелең һәрчак тыныч булсын, кайгы-хәсрәт күрми бергә-бергә яшәргә язсын иде!
Барлык балаларың, оныкларың һәм оныкчыкларың, килен-кияүләрең һәм тормыш иптәшең Нияз исеменнән Тәмте авылында яшәүче кызың Венера.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев