Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
котлаулар

Балчыклы авылында яшәүче хөрмәтле әтиебез Гайнетдинов Мөнир Фәттах улы 29 октябрьдә – 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Әтиебез Мөнир дәһшәтле сугыш башланган елда дөньяга килеп, туганчы ук әтисез кала, тормышның ачысын, авырлыгын үз җилкәсендә күтәрергә туры килә аңа. Кайда гына эшләсә дә, һәрбер эшен җиренә җиткереп, җанын-тәнен, бөтен күңелен биреп башкарды: ферма мөдире, комбайнер, авыл җирлеге башлыгы, күмәк хуҗалык рәисе вазыйфалары һәм башкалар. Инде 75 яшен тутырса...

Әтиебез Мөнир дәһшәтле сугыш башланган елда дөньяга килеп, туганчы ук әтисез кала, тормышның ачысын, авырлыгын үз җилкәсендә күтәрергә туры килә аңа. Кайда гына эшләсә дә, һәрбер эшен җиренә җиткереп, җанын-тәнен, бөтен күңелен биреп башкарды: ферма мөдире, комбайнер, авыл җирлеге башлыгы, күмәк хуҗалык рәисе вазыйфалары һәм башкалар. Инде 75 яшен тутырса да, кешеләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер: Бортас авылының имам-хатыйбы, дин дәресләре дә укыта, ветераннар Советы рәисе дә.
Кадерле әтиебез! Ихлас күңелдән сине матур бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек тырыш, саф күңелле, көчле рухлы әтиләр бик сирәктер. Син безнең таянычыбыз, яклаучыбыз, саклаучыбыз да. Мең рәхмәтләр укып, синең белән горурланып, озын гомер телибез. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!
Сыңар канат белән үскән күңелең
Иярләгән акбүз ат тотты.
Көчле рухың, матур табигатең
Гел яхшылык юлын яктыртты.
Рәхмәт, әти, янәшәдән атлап,
Көч бирүче ныклы терәк син.
Сөрлеккәндә янә күкрәк тутырып
Сулыш алыр өчен кирәк син!
Син яктырткан нурлы дөньябыздан
Изге теләкләрне юллыйбыз.
Сәламәт бул, рәхәт күреп яшә,
Иң кадерле газиз кешебез!
Изге теләкләр белән кызларың, кияүләрең, улың, оныкларың, оныкчыкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев