Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

60 нчы еллардан – телеграмма, 70 нче еллардан – котлаулар

Яңа 2023 ел якынлашканда, узган гасырда газетабызның бу бәйрәм белән үзенең укучыларын ничек котлаганын искә төшерергә булдык һәм архивка мөрәҗәгать иттек.

1967 ел, 31 декабрь.

Бу якшәмбе көн булган, беренче полосада төсле итеп һәм кар бөртекләре белән бизәп, «Яңа ел белән!» һәм «Яңа бәхет белән!» дип язылган. Узып баручы ел юбилей елы булган – Октябрь революциясенә 50 ел, «Кызыл байрак» газетасы ул вакытта КПССның Кама Тамагы райкомы һәм хезмәт ияләре депутатлары райсоветы органы иде, Яңа ел котлаулары колхоз хезмәтчәннәренә һәм танкер экипажларына юнәлтелгән. Кыш Бабай җибәргән телеграммага «Максим Горький, Карл Маркс, Мичурин исемендәге, “Уңыш”, “Яңа юл” колхозлары хезмәтчәннәренә! Кадерле иптәшләр! Юбилей елында хезмәттә искиткеч зур уңышларга ирештегез, моны сезгә истәлек билгеләре тапшырылуы раслый. Сезне Яңа 1968 ел белән котлыйм, бәхет, хезмәттә уңышлар телим! Кыш Бабай», - дип язылган.

Бу телеграмма безне компьютер, интернет һәм мобиль телефоннар булмаган заманнарга кире кайтара, аның каравы телеграф, газета-журналлар, китаплар, кино һәм яңа гына барлыкка килгән телевидение бар иде…

 

1974 ел, 31 декабрь

Бу бәйрәм алды көнендә газета үзенең укучыларын Н. Рыленкова шигырьләре белән сәламли.

Ә янәшәдә генә Бөтенроссия Социалистик ярышларында бүләкләргә лаек булган җиңүчеләр данлана. «Безнең район буенча өченче премия – “Рига-103” радиоалгычы белән “Кама Тамагы» совхозы комбайнчысы Геннадий Семенович Киселев бүләкләнде. Комбайнчы ярдәмчесе, Г. С.Киселевның улы – Александр, шулай ук әлеге хуҗалыкның шоферлары Владимир Иванович Белов һәм Виктор Иванович Еронин «Луч» һәм «Восток» сәгатьләре белән бүләкләнде»…

 

1976 ел, 1 гыйнвар

Газетабыз яңа 1976 елны Владимир Маяковскийның «Хорошо» поэмасы (1927) юллары белән башлаган. Ә КПСС райкомы һәм район Советы башкарма комитеты хезмәтчәннәрне унынчы бишьеллыкны яңа хезмәт батырлыклары белән билгеләп үтәргә чакыра: «Коммунистик төзелешнең яңа катлаулырак бурычларын үтәгән өчен социалистик ярышларны киңрәк җәелдерәбез. Яңа ел белән, яңа бәхет белән! Хезмәтегездә уңышлар һәм нык сәламәтлек телибез!».

 

1977 ел, 31 декабрь

Газетаның беренче полосасында Мәскәү Кремле янында Кыш Бабайның яңа 1978 елга эшләр тапшыруы сурәтләнгән. Ә халык депутатлары райсоветы башкарма комитеты рәисе В. Е. Кириллов район халкына: «Бу тантаналы көннәрдә һәр совет кешесе узып баручы елда башкарылган эшләрне, кадерле һәм истәлекле булган мизгелләрне күңеленнән кичерә, алда – яңа үрләр, Ватаныбыз куәтенең алга таба да артуының зур перспективалары.

Яңа ел белән, иптәшләр, яңа бәхет белән! Сезгә нык сәламәтлек һәм хезмәтегездә, иҗатыгызда һәм укуыгызда уңышлар телим!» - дип мөрәҗәгать итә.

Күп дистә еллар буена күп нәрсә үзгәрде, без хәзер 21 гасырда яшибез, ләкин яңа елда яңа бәхеткә ышану һәм яхшыга өметләнү – хәзерге вакытта да иң мөһим котлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев