Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
котлаулар

10 июнь көнне җизнәбез Искәндәр белән апабыз Илсөярнең бергә гомер итүләренә 45 ел, 10 июньдә җизнәбезгә 67 яшь тула.

Сез никахка кергән көннән бирле 45 ел гомер үтеп киткән. Сез бүген дә кечкенә генә шатлыкны да ике итеп, яшьлектәге изге хисләрегезгә ихтирам, ышаныч өстәп яшисез. Апа, җизни - ике пар канат сез, көндез кояш, төнлә ай, Ходай тигез гомер биргәнгә шөкерана кылып яшисез. Сезнең кебек сабыр, миһербанлы, изге күңелле,...

Сез никахка кергән көннән бирле 45 ел гомер үтеп киткән. Сез бүген дә кечкенә генә шатлыкны да ике итеп, яшьлектәге изге хисләрегезгә ихтирам, ышаныч өстәп яшисез. Апа, җизни - ике пар канат сез, көндез кояш, төнлә ай, Ходай тигез гомер биргәнгә шөкерана кылып яшисез. Сезнең кебек сабыр, миһербанлы, изге күңелле, шәфкатьле, кешегә актык сынык ипиен бирүче, кергән бер кешегә чәй куеп эчертүче, 23 ел элек үлгән энеләренең хатынын да үз кызларыдай күрүче кешеләр дөньяда бик сирәктер. Җизнәбез бүгенгесе көндә авылыбызның мулласы да.
Апа-җизни! Сезгә озын гомер, аяз иртәләр, саулык-сәламәтлек телибез.
Сез бәхетле, дөнья сезгә керсез һәм саф,
Юктан гына шатланасыз, сөенәсез.
Җилләр йомшак, таңнар якты, офыклар киң,
Чөнки бит сез 45 ел сөясез һәм сөеләсез.
Күктә мәңге йолдызлар да сүнмәс кебек,
Өстегезгә болытлар да килмәс кебек
Барысына да кул селтисез дә көләсез,
Чөнки бит сез 45 ел сөясез һәм сөеләсез.
Изге теләкләр белән кызларың Эльвира, Эльза, киявең Илшат, оныкларың Адель, Аделина, Закировлар, Хәсәновлар, Хафизовлар гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев