Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Сәнгать теле халыкларны берләштерә

Ноябрь аенда Рудник мәктәбенең «Балачак» театр коллективы Буада «Сәйяр» театр конкурсының сайлап алу зона этабын узды, ә 8 декабрьдә аның республика фестивалендә көмеш призеры булуы билгеле булды.

Республикада «Сәйяр» балалар-яшүсмерләр театр фестивале балаларда үз халкының милли мирасына рухилык, мәдәният һәм сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру максатыннан ел саен үткәрелә.  

Театраль бәйгедә республиканың мәктәпкәчә һәм гомумбелем бирү учреждениеләренең балалар коллективлары катнаша, ә аларның иҗади чыгышларына Казан дәүләт театрларының профессиональ артистларыннан һәм мәдәният өлкәсендәге белгечләрдән торган компетентлы жюри бәя бирә. Рудник мәктәбе педагогы Венера Хөсәенова үзе җитәкчелек иткән «Балачак» коллективының фестивальдә катнашу нечкәлекләре белән уртаклашты. 

- «Сәйяр» конкурсының сайлап алу этапларын узган барлык коллективларны 8 декабрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры җыйды, - диде Венера Рөстәм кызы. - Быел фестивальгә 300 дән артык гариза килгән, ә зона этабында 100 дән артык коллектив катнашкан. Республика театрлары сәхнәләрендә туган (татар, чуаш, удмурт, мари) телләрдә искиткеч спектакльләр күрсәтелде. Һәм менә безнең «Балачак” коллективы да конкурсның финал өлешендә жюри карарын дулкынлану белән көтте. Дулкынлануны шатлык хисе алыштырды. Республика фестивале призеры булу безнең өчен зур мәртәбә: димәк, шөгыльләнүләребез, тырышлыкларыбыз юкка гына булмаган. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү җырлар, биюләр, спектакльләрдән өзекләр күрсәтү белән үтте. Безнең «Балачак» театр коллективының төп өлеше «Антоновка» гаилә театрында да шөгыльләнә. Бу театр быел дүртенче тапкыр гаилә һәвәскәр театрларының Бөтенроссия ачык фестивалендә катнашты һәм бу дәрәҗәле конкурсның Гран-При бүләгенә лаек булды, аның финалы Мәскәүдә узды. Антоновка театр студиясенең сәнгать җитәкчесе Мария Пархоменко һәм һәвәскәр театр режиссеры Михаил Алексашин безгә һәрвакыт теләктәшлек белдереп, сүз белән дә, эш белән дә ярдәм итәләр. Балаларның туган телләре рус булуга карамастан, алар татарча рольләр өйрәнә һәм сәхнәдә бик яхшы чыгыш ясыйлар. Безнең беренче уртак иҗади эшебез – «Тавык, тычкан һәм көртлек» татар халык әкияте, аннан соң Сергей Михалков әкиятенә нигезләнеп, «Слон-живописец» спектаклен куйдык. Быел безнең коллектив Алексей Светловның «Фикерләр турында» пьесасы белән конкурста катнашты. Буада узган зона этабында чыгыш ясаганда ук жюри әгъзаларыннан бик күп җылы сүзләр ишеттек. Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия театры актеры Зөфәр Харисов «Балачак» коллективының чыгышын болай бәяләде: «Бу балаларның күзләре янып тора, алар сәхнәдә үзләрен бик иркен тота, моннан ары да бу талант очкыннары сүнмәсен». Үз фикерен ул чын күңелдән җиткереп, яшь артистларыбызның татар теленә карата җаваплы карауларына сөенүен белдерде. Шуннан соң, әлбәттә, бездә барысын да булдырырбыз дигән өмет барлыкка килде, һәм менә без Казан театрында җиңүчеләр арасында. Бу бик күңелле һәм рәхәт… 

Венера Хөсәенова шулай ук җиңүчеләр Матвей Алексашин, Алия Әхмәтҗанова, Искәндәр Башкатов, Ролан Джепов, Алтай Шуктомов, Айсель Шәйхәйдарованың Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары һәм 20 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнүләре хакында хәбәр итте.  Һәм, һичшиксез, ул үзенең театр коллективының уңышын иҗади сәләтле кешеләр – спектакльнең сценаристы һәм режиссеры Алексей Светлов, Мария Пархоменко һәм Михаил Алексашин белән берлектә эшләвенә бәйли, аларның яшь артистлар белән эшләүдә ярдәме бәяләп бетергесез.

Венера Рөстәм кызы бу нәтиҗәле союз һичшиксез дәвам итәр дип өметләнә, чөнки иҗат өчен тел буенча киртәләре юк, анда төрле милләт кешеләре: балалар да, олылар да бер телдә – сәнгать телендә сөйләшә. Һәм «Балачак»ның уңышы моны исбатлый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев