«Ел укытучысы - 2022» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды
Бу бәйгенең максаты: иҗади укытучыларга ярдәм итү генә түгел, педагогларның инновация тәҗрибәсен тарату, укытучыларда иҗади үсешкә омтылыш булдыру.
– Бәйге традиция буенча ике номинациядә: “Ел укытучысы” һәм “Педагогик дебют” номинацияләрендә үтте, анда 11 укытучы катнашты, - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Нурзия Җиһаншина. - Катнашучылар ачык дәресләр бирделәр һәм аларга анализ ясадылар. Икенче бирем буларак, һөнәри хезмәттәшлек вәзгыятендә инновацияле педагогик тәҗрибә буенча мастер-класслар күрсәтелде. Жюри предмет эчтәлегенең тирәнлеген һәм корректлыгын, педагогик һәм методик грамоталылыкны, коммуникатив культураны һәм укучыларның белемгә омтылышына ярдәм итүне, һөнәри мәсьәләләрне хәл итүдә иҗади карашны һәм башкаларны бәяләде.
Мастер-классларда гамәли әһәмияткә ия персональ техника бәяләнде.
Конкурста катнашучыларның барысы да бик катлаулы сынаулар аша узды һәм үз мәктәпләре коллективларының данын лаеклы рәвештә якладылар. Шулай да, теләсә кайсы ярыштагы кебек үк, конкурсның үз җиңүчесе билгеле булды. Затон урта мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы Светлана Әхмәдиева «Россия ел укытучысы» конкурсының муниципаль этабында җиңүче булды. Призерлар арасында Рудник урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Галина Чекутова, Кама Тамагы урта мәктәбенең химия укытучысы Айгөл Ибраһимова, Олы Кариле урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гөлүсә Сафина да бар иде. «Педагогик дебют» номинациясендә Затон мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Илюшина җиңү яулады.
- Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, педагоглар хезмәт сөючән, зирәк һәм таләпчән, сайлаган һөнәргә һәм балалар дөньясына тугрылыклы булуларын исбатлады. Һәр катнашучы үз казанышларын күрсәтте, үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде, - диде Нурзия Салихҗан кызы.
«Россия ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабында Светлана Әхмәдиева, Галина Чекутова һәм Ирина Илюшина катнашачак.
Аларга үз көчләренә ышаныч һәм алга таба да бәйге сынауларында иҗади уңышлар телибез!
Без конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр белән очраштык, алар икесе дә Куйбышев Затонында туып үскән, өстәвенә сыйныфташлар да әле, ә мәктәп директоры Елена Моратьязова аларның сыйныф җитәкчесе булган.
Берничә ел элек Ирина Илюшина Казан мәдәният институтында туризм өлкәсендә икътисадчы белгечлеген алган. Туган ягына кайткач, белгечлеге буенча эш таба алмый, күпмедер вакыт сәүдә өлкәсендә эшли, ә кызын мәктәпкә бирер вакыт җиткәч, үзенең шунда эшләргә теләвен аңлый. Мәктәптә аны бик теләп кабул итәләр һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген алыр өчен яңадан белем алырга тәкъдим иттәләр, ул шулай эшли дә.
- Сезгә һөнәр нигезләрен практикада үзләштерергә кем ярдәм итте?
- Бөтен мәктәп коллективы диярлек, ә Ирания Әһлиуллина аеруча да нык таяныч булды.
- Конкурста нинди дәрес бирдегез, укучылар сезне ничек кабул итте?
- Мин «Әйләнә-тирә дөнья» дигән темага дәрес үткәрдем. Бу тикшеренү дәресе булды, мин барлык укучыларны да җәлеп итә алдым. Алар бик теләп эшкә кушылдылар һәм мөстәкыйль рәвештә нәтиҗәләр ясадылар.
- Сезнең мастер-класс нәрсәгә багышланган иде?
- Мин сәламәтлек саклау технологияләре темасына мөрәҗәгать иттем. Күптән түгел Стрельникованың сулыш гимнастикасы турындагы мәгълүматка тап булдым. Аны 2020-2021 елларда табиблар ковидтан соң тернәкләнер өчен кулланганнар. Мин төп элементларны өйрәндем һәм хезмәттәшләремә балаларны укыту процессында да кулланырга тәкъдим иттем, күзләр өчен гимнастика һәм физик күнегүләрне дә өстәдем. Бу педагогларны кызыксындырды.
Мәктәп өчен тагын бер табыш –укытучы Светлана Әхмәдиева. Белеме буенча дизайнер Светлана Анатольевна район җирендә шулай ук үз белгечлеге буенча эш таба алмый. Шуңа күрә кадет мәктәбенә эшкә урнаша, анда ул тәрбия эшләре буенча директор урынбасарына кадәр күтәрелә. Әмма Елена Муратьязованың уку йортын алыштырырга дигән тәкъдимен кабул итеп, урта мәктәпкә күчә. Хәзер ул Затон мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре белән сынлы сәнгатьне һәм кадет мәктәбендә җәмгыять белемен укыта.
- Бу конкурста катнашу тәҗрибәм бар иде инде. Җәмгыять белеме укытучысы буларак катнашып, хәтта икенче урынны алган идем. Бу юлы мин сынлы сәнгать укытучысы булып катнашырга карар кылдым һәм ялгышмадым. Шулай да бу фән миңа күпкә якынрак. 7 нче сыйныфта уздырган ачык дәрестә «Архитектура киңлеген оештыру» темасын ачарга тырыштым. Без укучылар белән Z шәһәре микрорайонының макетын ясадык, анда балалар парк, мәктәп, офис урнаштырдылар һәм барысын да бердәм архитектура ансамбленә берләштерделәр. Укучыларның дәрестә кызыксынып эшләвен күрү миңа бик ошады.
- Мастер-классыгызны нәрсәгә багышладыгыз?
- Мин хезмәттәшләремә цифрлаштыруның белем бирү контентын формалаштыру һәм сатуның бик яхшы ысулы икәнен җиткерергә тырыштым. Чөнки һәрберебезнең зур педагогик белем хәзинәсе бар, ул яшь педагогларга кирәк булырга мөмкин. Минем идея кызыксыну уятты.
- Район конкурсларында җиңүчеләрне ел саен ничек әзерлисез? - дип сорадым мәктәп директоры урынбасары Светлана Эскаевадан.
- Безнең мәктәптә «баш миен штурмлаучы» команда бар. Конкурста катнашучыларга идеяләрне формалаштырырга ярдәм итәбез, нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген әйтәбез, чөнки безнең күп кенә педагоглар әлеге конкурс аша узган һәм нәрсәгә басым ясарга кирәклеген беләләр.
- Димәк, сез нәтиҗәгә ирешү өчен бөтен коллектив белән эшлисез?
- Әйе, яшь хезмәттәшләребез эшләргә генә түгел, үз тәҗрибәләрен, технологияләрен, ачышларын дөрес итеп күрсәтергә дә өйрәнсеннәр өчен тырышабыз. Барыбыз бергә көч куеп, без моңа ирешәбез дә. Коллегаларыбыз ышанычлы рәвештә зона этабын узарлар һәм безнең районны республикада тәкъдим итәрләр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев