Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур вакыйга

Узган чәршәмбедә без онытылмас вакыйга шаһитлары булдык- безнең районнан Универсиада Уты Эстафетасы узды. Шушы уникаль мөмкинлекне районда яшәүчеләрнең күбесе һәм район кунаклары да үз күзләре белән күрде. Җылы июль кичендә үзәк район сырхауханәсе янына халык- пенсионерлар һәм хезмәткәрләр, яшь әниләр һәм яшүсмерләр, балалар һәм өлкәннәр бик күп җыелган иде. Якын-тирә...

Узган чәршәмбедә без онытылмас вакыйга шаһитлары булдык- безнең районнан Универсиада Уты Эстафетасы узды. Шушы уникаль мөмкинлекне районда яшәүчеләрнең күбесе һәм район кунаклары да үз күзләре белән күрде.

Җылы июль кичендә үзәк район сырхауханәсе янына халык- пенсионерлар һәм хезмәткәрләр, яшь әниләр һәм яшүсмерләр, балалар һәм өлкәннәр бик күп җыелган иде. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр төркемләп машиналар һәм микроавтобуслар белән килгән.

Россия флагы төсләренә буялган бик зур күпертелгән сәхнә ерактан игътибарны үзенә җәлеп итә. Халык һаман җыела. Тантананы алып баручы Адель Улюкаев һәркемне викторинада катнашырга чакыра.

- Казан Универсиадасы факелын ничә кеше алып барачак?

- Универсиада ничә көн дәвам итәчәк?

- Универсиада факелы кайчан һәм кайда кабызылган?

-2013, унике көн, Парижда- якташларыбыздан әнә шундый җаваплар яңгырады, моның өчен аларга Универсиада символикасы төшерелгән шарфлар бүләк ителде.

Ә сәхнәдә безнең яраткан үзешчән артистларыбыз чыгыш ясады: алар Ксения Юманова, Александр Шалаев, "Рафаэлло" һәм "Лайф" бию төркемнәре, Светлана Булатова. Светлана Динә Гарипованың Евровидениедә җырлаган җырын башкарды һәм аның тавышы Яшел Үзән җырчысыннан калышмый. Казан Универсиадасы символы булган барсик Юниның поселок урамына чыгуы зур җанлану тудырды. Аның белән өлкәннәр дә, балалар да фотога төште.

Һәм менә эстафетаның старт урынына автоколонна килеп туктады. Универсиада Утын саклаучылар аны сәхнәгә алып чыкты. Эстафетада катнашучылар зур дулкынлану белән Кама Тамагы җирендә беренче факел кабынуны көтә.

Россия - Казан - Универсиада. Әлеге сүзләр белән зур алкышлар астында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов бездә беренче факелны кабызды.

-Без бүген тормышыбыздагы онытылмас вакыйга шаһитлары. Шушы ут йөрәкләребездә спортка карата саекмас мәхәббәт уты кабызсын.

Беренче факел йөртүче муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов утны саклаучылар озатуында сәхнәдән старт алды. Эстафета хәрәкәте башланды.

Бу көнне поселок урамнары халык белән тулы иде. Эстафета дәвамында аны кызыксынучан якташларыбыз озата барды. Күпләр республика һәм район җитәкчелегенә дөнья билгеләнешендәге вакыйганы күрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде, алар өйләреннән чыгып бөтендөнья хәрәкәте энергиясен алды, яшьләрнең спорт бәйрәме утын үз күзләре белән күрде.

Эстафетаны тапшыруның һәр постына халык җыелган. Эстафета Карл Маркс урамына килеп җитте. Александр Сорокин Светлана Кирилловага факел кабыза. Флаг күтәргән волонтерлар, символикалы зәңгәр форма кигән "Бердәм Россия" партиясенең яшь вәкилләре һәм балалар тапшыруның һәр постында утны шатланып каршы алдылар.

Финишта касә символикасы белән сәхнә монтажланган. Бирегә дә поселокта яшәүчеләр һәм кунаклар күп җыелган иде. Шуларның берсе Германиядән килгән укучылар делегациясе. Германиянең Людвигслуст шәһәре аша Универсиада уты узмаган һәм алар шушы зур вакыйга шаһитләре булмаган. Ә менә безгә килгән 15 алман кунакларының күзләрендә Казан Универсиада уты чагылды.

Факел йөртүчеләрнең соңгысы Илдар Рамазанов Универсиада флагы тоткан волонтерлар һәм эстафетада катнашучылар озатуында ак болытларга төренгән кебек финишка якынлашты.

Ур-ра! Менә Кама Тамагы җирендә дөнья масштабындагы вакыйга. Универсиада утын касәгә кабыздылар. Бу утны без сакларга тиешбез, йөрәкләребездә спортка карата мәхәббәт уты беркайчан да сүнмәсен, кече яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр спорт залларына һәм стадионнарга омтылсын, районда яшәүчеләрнең һәркайсы өчен сәламәт яшәү рәвеше нормага әверелсен. Моның өчен бездә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Универсиада уты эстафетасында катнашучылар һәм әлеге вакыйга шаһитларына котлау сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев чыкты.

-Татарстан һәркайсыбыз алдында иксез-чиксез горизонтлар ача. Сез шушы мөмкинлекләрне югары максатларга ирешү өчен, дөнья күләм рекордлар өчен, тормышыбыз тагын да яхшырак, матуррак, лаеклырак булсын өчен файдаланырга тиешсез.

Районда яшәүчеләрне һәм кунакларны "Ак Барс банк" ААҖ идарәсе рәисе урынбасары Илфан Гобәйдуллин котлады һәм Зөфәр Гарәфиевка, тарихи вакыйга шаһиты буларак, безнең районда калачак символик факел тапшырды.

Бәйрәмнән соң таралырга теләмәүчеләр тирда ата, батутта сикерә, күпертелгән таудан шуып төшә һәм татлы мамыктан авыз итә алды, бәйрәм әнә шулай дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев