Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзсалымга – «әйе»

Бүген Татарстанда һәм безнең районда күпсанлы уникаль социаль проектлар һәм башлангычлар эшли. Президент һәм хакимият өчен, шул исәптән урыннарда, халыкның аларны гамәлгә куюга мөнәсәбәте булу, һәркемнең ваемсыз булмавы мөһим. 2013 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә җирле территорияләрне үстерү проектларын республика бюджетыннан финанслау программасы гамәлгә куела. Программа гражданнарның үзсалым...

Бүген Татарстанда һәм безнең районда күпсанлы уникаль социаль проектлар һәм башлангычлар эшли. Президент һәм хакимият өчен, шул исәптән урыннарда, халыкның аларны гамәлгә куюга мөнәсәбәте булу, һәркемнең ваемсыз булмавы мөһим.

2013 елдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә җирле территорияләрне үстерү проектларын республика бюджетыннан финанслау программасы гамәлгә куела. Программа гражданнарның үзсалым механизмын кертүне кызыксындыра, нәтиҗәдә халыкның үз территорияләрендәге көнүзәк проблемаларны хәл итүдә катнашуына шартлар булдыра. Гражданнарның үзсалымы халыкның җирле билгеләнештәге мәсьәләләрне хәл итүгә акчаны ирекле җыюларын күздә тота. Әлеге акчаны җыю өчен җирле хакимият референдум үткәрә. Проектның уникальлеге шунда: җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан өстәмә 4 сум акча бирелә. Якшәмбе, 22 мартта, Кама Тамагы штпдан кала, районның барлык шәһәр һәм авыл җирлекләрендә үзсалым буенча референдум үткәрелде. Район үзәгендә ул соңрак узачак. Бюллетеньдә: "2015 елда җирлек территориясендә тавыш бирү хокукы булган 18 яше тулган һәр гражданинның .... суммада үзсалым кертүгә сез ризамы?" -дигән сорау бар иде. Нигездә сумма 300 сум күләмендә билгеләнгән, әмма, мәсәлән, Иске Казиле һәм Олы Яңасалада ул 500 сум. Аннары бюллетеньдә республика бюджетыннан финанслауны күздә тотып исәпләнгән әлеге акчаны нинди эш төрләренә тотылачагы күрсәтелгән иде. Әлеге эшләр төрле җирлектә төрле. Мәсәлән, Осинникида- юл төзелеше, ә Иске Казиледә- төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгы, юллар, су белән тәэмин итү, зиратларны карап тору. Тәмтедә яшелләндерү, урамнарга ут кую, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, урам атамалары язылган һәм йорт номерлары куелган таблицалар кую өстәлгән. Биредә, сүз уңаеннан, халык бик аз килгән иде. Сөйки авыл җирлегендә акчаны тоту пунктларының берсе итеп, төзекләндерү каралган. Авыл җирлеге башлыгы Людмила Сахарова һәм ТИҮ рәисе Павел Чередилиннан үзсалым акчасын тоту планнары белән кызыксындым. - Бездә эшләрнең күздә тотылган варианты берничә. Шуларның берсе- мәктәп һәм балалар бакчасына кадәр Ленин һәм К.Маркс урамнары арасындагы җәяүлеләр юлын култыксалар куеп нормаль хәлгә китерү, кечерәк сквер утырту,-дип уртаклашты алар үз фикерләре белән. Зиратны әйләндереп алу, урамнарга вак таш җәю һәм башка вариантлар да бар. Иң мөһиме - акчаны әле җыярга кирәк. Һәм әлеге бурычны активлык түбән булганда башкару бик авыр. Район буенча тулаем референдумга сайлаучыларның 74% килгән. Шуларның 86% "Әйе" дип тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев