Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Үзидарә – үсеш баскычлары

    2014 елгы эш йомгаклары буенча авыл һәм шәһәр җирлекләрендә киңәйтелгән утырышлар башланды. Чәршәмбе көне беренче ике җыелыш МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Олы Карамал һәм Уразлино авыл җирлекләрендә үткәрелде. Бәрлегуҗа. Бу көнне Олы Карамал авыл җирлегенә кергән дүрт авылда яшәүчеләр Бәрлегуҗада яңа төзелгән мәдәният йортына...

    2014 елгы эш йомгаклары буенча авыл һәм шәһәр җирлекләрендә киңәйтелгән утырышлар башланды.

    Чәршәмбе көне беренче ике җыелыш МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Олы Карамал һәм Уразлино авыл җирлекләрендә үткәрелде.

    Бәрлегуҗа. Бу көнне Олы Карамал авыл җирлегенә кергән дүрт авылда яшәүчеләр Бәрлегуҗада яңа төзелгән мәдәният йортына җыелды. Зал халык белән тулы иде, кайберәүләргә хәтта басып торырга туры килде. Аларга карап биредә яшәүчеләрнең үз авыллары язмышына битараф булмавына инанасың. Әйе, тормышыбыз елдан-ел яхшы якка үзгәрүгә карамастан, без үзгәрешләр ритмыннан артта калырга теләмибез. Утырыш исә формаль булмаган шартларда башланды. Газинур Әүхәт улы залда утыручыларны җыелышка килгән җитәкчеләр белән таныштырды, аларга үзләрен борчыган сорауларны бирергә тәкъдим итте. Шундый кыска аралашудан соң ул районның хакимият структурасындагы үзгәрешләр турында сөйләде. Районның яңа җитәкчесе - Павел Николаевич Лоханов биографиясе белән таныштырды. Җитәкче үзе Казанга эшлекле сәфәр белән киткәнлектән, җыелышта катнаша алмады. Сүзне Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин алды. Ул үз чыгышын күңелле хәбәрдән башлады - Ильяс Нәҗмиевны 80 яшьлек юбилее һәм Мөһим Нәҗмиевны туган көне белән котлап, аларга бүләкләр тапшырды. Аннан 2014 елда җирлектә башкарылган эшләргә анализ ясады. Уставка, бюджетка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелгән. Олы Карамал авыл җирлеге бюджеты расланган, ТИҮ оештырылган, референдум үткәрелгән. Советның тугыз утырышы булып узган, аларда 27 мәсьәлә тикшерелгән, өч гражданнар җыелышы үткәрелгән. Төзекләндерү - җирлек эшчәнлегенең төп бурычы. Үзсалым буенча халыктан җыелган акча счетка хөкүмәт тарафыннан индексацияләнеп, дүрт тапкырга артып кергән. Бу исә Бәрлегуҗа һәм Олы Карамал авылында зиратларны ремонтлауга, мәчетне әйләндереп алуга мөмкинлек тудырган. Малаевка авылында юлга вак таш җәелгән һәм Келәрдәге зиратны төзекләндерү өчен төзелеш материаллары алынган. Эдуард Илгизәр улы халыкка үзсалым акчасын җыюда теләктәшлек белдергәннәре өчен рәхмәтен җиткерде. Алга таба да бергәләп, аңлашып эшләүгә өмет белдерде. Әһәмиятле үзгәрешләрдән августта Бәрлегуҗада күпфункцияле үзәк, ФАП ачылуын әйтеп үтте. Олы Карамалда мәчет төзелеше тәмамланган. Бәрлегуҗага 450 тонна вак таш кайтартылган, аны Тукай һәм өлешчә Мәктәп урамына җәйгәннәр. Плотинага капиталь ремонт ясалган, янгын сүндерү машинасы керү өчен юл салганнар, су алу мәйданчыгына вак таш җәелгән, гидрант куелган, янгын сүндерү җиңсәләре алынган. Алга таба 2015 елга планнар белән таныштырды. Үсемлекчелек һәм терлекчелектәге күрсәткечләр турында "Кама Тамагы" АХПның Карамал бүлекчәсе баш инженеры Рамил Мингазизов мәгълүмат бирде. Бүлекчә җитәкчесе Шамил Рәхимовның бу җыелышта катнашмавын исә аның сәламәтлеге белән бәйләп күрсәтте. Бу исә залда утырган эшкә сәләтле кешеләрдә канәгатьсезлек, бәхәс тудырды. Бәрлегуҗа авылы фермаларыннан булган бар терлекне башка бүлекчәләргә алып китү һәм халыкка эш урыннары калмау сәбәпле ике арада киеренке хәл тудган. Терлекчеләргә Олы Салтык фермасына барып эшләргә тәкъдим ителде, әмма анда да барысы өчен дә эш урыннары табылмаган. Ачның хәлен тук белми. "Безгә ничек яшәргә, балаларны тәрбияләргә, коммуналь хезмәтләр өчен, кредит һәм ссудаларны ничек түләргә?! Шамил хәтта җир пайлары өчен безгә печән дә бирмәде, ничек терлек асрарга?"-дип ачынып чыгыш ясады алар. Бүлекчә җитәкчесен эшеннән алуны таләп иттеләр. Таләп контрольгә алынды. Җыелышта катнашкан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагының авыр хәлдә булуын билгеләп үтте. Районның бурычы миллиард сумнан артык, хезмәт хакы буенча 28 млн сум исәпләнә. Ул фермерлык эше белән шөгыльләнергә тәкъдим итте. Моның өчен Олы Карамалда кулай биналар барын әйтеп узды. Аның сүзләренә каршы яшь эшмәкәр "Терлек асрау файдалы түгел. Бүген кибетләрдә сөтнең литры 40 сумнан артык булганда, халыктан исә сатып алу бәясе нибары 15 сум гына",- диде. Газинур Әүхәтович сөт җыючылар эшенең район контролендә булмавын әйтеп узды. "Район җитәкчелеге шәхси продукция җитештерүчеләргә ярдәм итәргә тырыша. Узган ел 4-5 баш сыер асраучыларга 75 саву аппараты тапшырдык",- диде ул. Җирлектәге криминоген хәл турында участок уполномоченные Илмаз Вәлиев сөйләде.

    Кече Карамал. Җыелышны узган елдагы эшләргә отчет доклады белән җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин ачты. Ел дәвамында Советның 10 утырышы үткәрелгән, анда 33 мәсьәлә каралган. 2014 елда башкарылган эшләрдән Мөнир Габдулла улы Уразлино һәм Сатлыган авыллары зиратын төзекләндерүне, Кече Карамалда Кавказ урамына вак таш җәю, Сатлыган һәм Кече Карамал авылларында ике янгын гидранты куюны әйтеп үтте. Кече Карамал мәчетен җирлек милкенә рәсмиләштерү һәм бинага газ кертү эше төгәлләнү стадиясендә. Сатлыганда калган өч йортка су үткәргәннәр. Алга таба үзсалым акчасын җыюда һәркемгә актив катнашырга кирәклеген әйтте. Газинур Әүхәт улы ике авылда да район җитәкчелегенең март аенда чираттагы тапкыр гражданнардан үзсалым акчасы җыю турында референдум үткәрү планлаштырылуы хакында әйтте. Кече Карамал мәдәният йортына һәм авыл җирлегенең административ бинасына капиталь ремонт ясау мәсьәләсе күтәрелде. Уразлино авылында яшәүче Надежда Нәбиева Тынычлык урамындагы дамбаны күтәртү зарурлыгы хакында дулкынланып сөйләде, чөнки язын бу урамны су баса. Моннан тыш, урам уты линияләрен алмаштыру кирәклеге әйтелде. Хуҗалык эшләре һәм алда торган язгы чәчүгә планнар турында Рамил Мингазизов сөйләде. 1524 га көзге бодай чәчелгән, 900 гектар сөрү җире парга калдырылган, 169,7 тонна бодай, 210 тонна арпа, 179,3 тонна борчак чәчүлеккә салынган. Узган елда бөртеклеләр уңышы гектарыннан 14,7 центнер чыккан. Җир пайлары өчен 58 тонна арпа, 60 тонна бодай, шулай ук хезмәт хакы хисабына да ашлык бирелгән. Терлекләр баш саны бүгенге көнгә 552 баш исәпләнә, азыклар белән проблема юк. Чыгышларны полиция участок уполномоченные Илмаз Вәлиев дәвам итте. Хокук тәртибен бозган өчен берничә административ беркетмә төзелгән. Районда өлкән яшьтәгеләрне алдау очраклары ешаю сәбәпле, алдакчылардан сак булырга чакырды. Йортлар сатканда сатып алучыларның кем һәм каян булуы белән кызыксынырга кирәклеген әйтте. Җыелышларга Газинур Габидуллин йомгак ясады. Ул 2014 елда районның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирде һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: