Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз талантың белән уртаклаш

15 майда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында иҗат идеяләре икенче район фестивале үткәрелде. Анда районның барлык мәктәпләре дә диярлек катнашты һәм һәрберсе тамашачыны нәрсә белән булса да гаҗәпкә калдырды. Быел фестивальдә катнашучылар зәвыклар буенча бүленде. Укучылар һәм укытучылар 9 мәйданчыкта үз иҗатларын тәкъдим итте һәм мастер-класслар бирде. Берничә мәктәп агачтан...

15 майда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында иҗат идеяләре икенче район фестивале үткәрелде. Анда районның барлык мәктәпләре дә диярлек катнашты һәм һәрберсе тамашачыны нәрсә белән булса да гаҗәпкә калдырды.

Быел фестивальдә катнашучылар зәвыклар буенча бүленде. Укучылар һәм укытучылар 9 мәйданчыкта үз иҗатларын тәкъдим итте һәм мастер-класслар бирде. Берничә мәктәп агачтан эшләнгән әйберләр күрсәтте. Кама Тамагы мәктәбе укучысы Никита Суховның технология укытучысы Булат Ибраһимов белән бергә ясаган агач шезлонгында барлык укучылар диярлек утырып карады һәм тамашачылар да аның уңайлыгын бәяләде. Олыкарилеләр буыннар элемтәсен күрсәтте. Аларның укучылары агачтан тәрәзә йөзлекләре ясаган иде. Олы Салтык мәктәбендә укучыларны умарта оялары, инкубаторлар ясарга, Кама Тамагы татар урта мәктәбендә агачка яныдырып эшләргә, Сөйкидә гади агач ботагыннан чын иҗат әсәре булдырырга өйрәтәләр.

Кул эшләре мәйданчыгы иң күпсанлысы булды.Биредә без нинди генә кул эшләре күрмәдек. Чигелгән, ырмак һәм кадак белән бәйләнгән әйберләр, бәйләү җебеннән, пластик кашыклардан, төргәкләү тасмасыннан чәчәкләр әзерләү, макраме, корама, кәгазьдән мозаика, бисерлап үрү, гипстан ясалган әйберләр, ясалма курчаклар, шырпыдан ясалган картиналар. Мәктәпнең беренче катында берьюлы өч мәйданчык урнашкан иде. "21 гасыр Кулибиннары" үзләренең тапкырлыклары һәм креативлыклары белән таң калдырды. Кама Тамагы мәктәбендә йорт шартларында су өчен фильтрны, ә татар урта мәктәбендә үз кулларынң белән электр эрләгечне ничек ясарга кирәклеген беләләр. Казилелеләр һәм келәнчелеләр иске көнкүреш приборлары моторлары нигезендә пульверизаторлар кулланырга мөмкин булган компрессор әзерләгән. Затонлылар яшелчәләрдә нитратны тикшерде. "Мода һәм дизайн" мәйданчыгында кама Тамагы татар, Затон һәм Сөйки мәктәпләре үз иҗатларын - тегелгән һәм бәйләнгән әйберләр, бина дизайны бизәү әйберләре тәкъдим итте. "Техник иҗат" мәйданчыгында тамашачылар күп иде.

Санкт-Петербургтан килгән кунаклар эшләрнең фундаментальлегенә таң калды. "Без үзебезнең мәктәпләрдә мондыйны күрмәдек". Кама Тамагы урта мәктәбендә соңгы вакытта актив үсеш алган робототехника тамашачыларны яңадан гаҗәпләндерде.

Басып торучы роботлар, Рубик кубигын җыючы роботлар, үрмәкүч робот - Фәрит Равилов җитәкләгән түгәрәккә йөрүче укучыларның фантазияләре һәм осталыклары кыюланганнан кыюлана һәм югарыга үрмәли бара. Бүген 3D-принтерда малайлар идарә ителүче модельләр өчен запас частьләр, җимерек колакчыннарның детальләрен әзерли. Бинаның техник паспортына туры китереп 1:100 масштабында эшләнгән мәктәпнең 3D моделе осталыкның иң югарысы булды.

Янәшәдә Казанның электр-техник заводы белән хезмәттәшлек итүче Рудник һәм Тәмте мәктәпләре. Идарә ителүче модельләр, электр схемалары, радио - боларның барысын да малайлар завод бүләк иткән конструкторларда безнең күз алдында тиз һәм җиңел башкарды. Сөйкидә самолетларны картон һәм ДВПдан кисеп тагын берничә модель җыйганнар.

Оештыручылар халкыбыз өчен бөек дата - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын да игътибардан читтә калдырмады. Аңа аерым мәйданчык багышланган иде. Анда укучылар укытучылары белән бергә үзләренең тикшеренү һәм эзләнү эшләрен тәкъдим итте. Шигырьләр, рәсемнәр, альбомнар, хәрби техника модельләре, баннерлар - әлеге мәйдандагы экспонатларның тулы булмаган исемлеге. Муллыгынннан күзләр камашкан "Оригами" мәйданчыгы иң матуры һәм бае булгандыр.

Кама Тамагы татар һәм Олы Кариле мәктәпләре укучылары экспозицияләр тәкъдим итсә, Кама Тамагы мәктәбе укучылары кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Бу эшкә укытучы Елена Матвеева җитәкчелек итә. Аның укучылары төсле кәгазьдән йөрәк, чәчәкләр, күләмле фигураларны бик теләп ясады. Фестиваль эшен гаилә иҗаты мәйданы төгәлләде.

Биредә сәхнәгә балалар һәм ата-аналар, аларның туганнары, укытучылар һәм укучылар чыгып, мәхәббәт һәм юмор, патриотлык һәм кыюлык белән сугарылган үзешчән сәнгать номерлары күрсәтте.

Әлеге фестивальдә бәйсез жюри сайланган булса да, җиңү барысы өчен уртак булды - бу укучыларның теләге һәм кызыксынуы һәм аларны канәгатьләндерүгә куелган укытучыларның осталыгы һәм таланты.

Әлеге икенче район фестивале өстән әйтеп түгел, ә яшьләрнең талантын ачуга һәм осталыгы белән уртаклашуга ярдәм итүче мәктәпләребездә барлыкка килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев