Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз хокукларыңны бел!

30 мартта безнең һәм Идел аръягы зонасының күрше районнарыннан призыв яшендәге егетләр район мәдәният йортына республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты. Очрашуда МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, район хәрби комиссары Дамир Сергеев, шулай ук мәгариф идарәсе, яшьләр эше һәм...

30 мартта безнең һәм Идел аръягы зонасының күрше районнарыннан призыв яшендәге егетләр район мәдәният йортына республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты.

Очрашуда МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов, район хәрби комиссары Дамир Сергеев, шулай ук мәгариф идарәсе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты. Чара башында катнашучылар алдында ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады: "Бу вакыт эчендә без елга ике тапкыр- язгы һәм көзге чакырылышлар алдыннан Татарстанның төрле районнарында призывниклар белән очрашулар оештырабыз". Республика хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин булачак солдатларны хәзерге шартларда Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итү белән таныштырды. Ул илебездә хәрби реформа үтәлеше, армиягә алуны әзерләү һәм оештыру, шулай ук гражданнарны контракт нигезендә хәрби хезмәткә алу турында сөйләде. «Россия Армиясендә кораллану даими камилләштерелә. Россия армиясеннән куркырга кирәкми. Егетләр хәрби эшне үзләштерә, физик яктан ныгый, белгечлек ала»,- дип ассызыклады Сергей Погодин. Сәрия Харис кызы егетләрне булачак солдатларның хокуклары белән таныштырды, медицина тикшерүе үткәндә каршылыкларга, шикаятьләргә тукталды. -Безгә шикаять белән нигездә ата-аналар мөрәҗәгать итә,-диде Сәрия Сабурская. -Сорауларның күбесе медицина тикшерүенә кагыла. Әлеге тармакта проблемалар чыннан да бар. Мәсәлән, армиядә хезмәт иткән берничә хәрби хезмәткәрнең армиядән азат ителгәне ачыкланды. Алар яраксыз яки мөмкинлекләре чикләнгән дип табылган. Аның сүзләренә караганда вәкилгә кергән проблемаларның күпчелеге үз хокукларын белмәүдән килеп чыга. Шуңа күрә Татарстан хәрби комиссариаты белән берлектә республикада хокукый белем мәктәбе булдыру һәм дәресләр үткәрү турында карар чыгарылды. -Шефлыкка алынган хәрби частьләр белән актив эшлибез,-диде Сәрия Харис кызы. -Мин һәм ярдәмчеләрем хәрби комиссариат вәкилләре белән берлектә Татарстан егетләре хезмәт иткән частьләрдә еш булабыз. Ул егетләргә сораулары килеп туганда кичектергесез хәрби комиссариатка, шулай ук Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына мөрәҗәгать итә алулары турында искә төшерде. Ватан алдында бурычларын үтәгән егетләр исеменнән егетләр алдында район активисты Антон Хәкимов чыгыш ясады. Ул тәҗрибә уртаклашты һәм егетләргә намус белән хезмәт итүләрен теләде. Шулай ук егетләр алдында әниләр исеменнән Елена Сороковнина чыгыш ясады. ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан ТР хәрби комиссариаты белән берлектә хокукый агарту кысаларындагы практика көзге чакырылышта да дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев