Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз эшләре

Хәзер эшмәкәрлек сүзе еш кына үзенең чын мәгънәсенә ия була бара. 90 нчы еллардагы "Эшмәкәр" тарихка кереп бара, аңа алмашка, эшлекле, үз-үзенә ышанган, белемле, намуслы эшмәкәрләр килә. Шунысы куанычлы, аларның күбесе, аерым алганда, безнең районда-җитештерүчеләр.

Татьяна Маслакова- Куйбышев Затон эшмәкәре. Ул таланып беткән пекарня базасында тормыш иптәше белән үз эшен оештырып җибәрүчеләрнең берсе. Бер ел элек Маслаковлар ОРС пекарнясын сатып алалар, сакланып калган сызымнар буенча 1958 елгы үрнәктәге кирпеч икмәк пешерү мичләренең берсен торгызалар, бер үк вакытта эшләп торучы икенче мичне җибәрәләр һәм хуш исле, тәмле, йомшак икмәк пешерә башлыйлар. Ул районыбызда Затон икмәге буларак дан алды. Бүген Татьяна Николаевна әйтүенчә, икенче мичне торгыза башлаганнар, бу исә икмәк пешерү күләмен ике тапкырга арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзер эшмәкәрләр арыш һәм ак икмәк, батон, булочка, пирог һәм пирожкилар пешерә, үз продукцияләрен сата торган ике сәүдә нокталары бар. Алар икмәкне шулай ук Кама Тамагына, Тенеш, Кирельск һәм Сөйкигә дә ташыйлар.
Маслаковлар производствосында ун кеше эшли. Дүрт икмәк пешерүче ике сменада эшли, аларны алыштыручы пешерүче булыша.
Татьяна Николаевна белән без сөйләшкән иске цехта чиста-пөхтә иде. Хуҗабикә безгә склад биналарын, керосинда эшләүче мичләрне күрсәтте. Һәркайда хуҗа кулы сизелә.
-Электр чыбыгын тулысынча алыштырырга, складларның берсендә ремонт ясарга туры килде, җәй көне склад биналарының икенчесен дә ремонтларга җыенабыз,-ди Татьяна Николаевна.
Затон икмәгенең тәмлелек сере нидә дигән сорауга, эшмәкәр болай дип җавап бирде:
Икмәгебезнең сере рецептурасының гадилеге һәм табигыйлегендә: он, чүпрә, тоз, су һәм безнең могҗиза мичләребез.
Ә мин икмәк пешерүчеләрнең кул җылысы һәм осталыгы, кешеләр өчен күңел биреп пешерү теләге һәм үз эшләрен ярату дип өстәр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев