Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үз эшенең остасы

Мартның өченче якшәмбесендә коммуналь хезмәт тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу юлы без «Коммуналь челтәр» ОООның Затон бүлекчәсе турында язарга булдык. Бүген Куйбышев затон коммуналь хуҗалыгында 13 кеше эшли. Болар - слесарьлар, газ котельнясы һәм чистарту корылмасы операторлары, тракторчы, шофер, контролер. Әлеге зур булмаган коллективны җылылык-су-канализация хуҗалыгы җитәкчесе...

Мартның өченче якшәмбесендә коммуналь хезмәт тармагы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу юлы без «Коммуналь челтәр» ОООның Затон бүлекчәсе турында язарга булдык.
Бүген Куйбышев затон коммуналь хуҗалыгында 13 кеше эшли. Болар - слесарьлар, газ котельнясы һәм чистарту корылмасы операторлары, тракторчы, шофер, контролер. Әлеге зур булмаган коллективны җылылык-су-канализация хуҗалыгы җитәкчесе Петр Селящев җитәкли. Бу тармакта ул сигез елдан артык эшли, кайда нинди торба, кайда нәрсә ятканын яхшы белә. Челтәрдә нәрсә алыштырырга, кайсының күпмегә чыдам булуын белә.
- Предприятие коллективы элек зур булган, югыйсә, хәзер эш күләме артты, - ди Петр иванович.- Узган елда Кайпердегә суүткәргеч салдык, хәзер аларда суэтем башнясы ел әйләнәсе эшли. Аннан соңгы адым йорт хуҗаларына бәйле - теләге булган һәркем өенә су кертә алачак. таучылар поселогы төзү дә коммунальчыларга эшне арттырды. 43 йорт өчен тагын бер КНС җиһазланды, суүткәргеч салынды, ул узган елдан эшли башлады.
Ике ел элек поселокта җылылык трассасын алыштырдык, ул сырхауханә, мәктәп, балалар бакчасын һәм клубны җылыта. Хәзер бирегә җылылык өзеклексез килә. Әлбәттә, җылылык трассасын тулысынча алыштыру безнең төп бурыч. Биредә тимер торбалар нык таушалган. быелгы кышта трассада бер зур авария булды, ярый әле кышы салкын түгел. Суүткәргечне дә, канализация челтәрен дә алыштырасы бар.
Петр иванович Арх. Келәрдә туып-үскән, хезмәт эшчәнлеген «Большевик» колхозында механизатор булып башлый. Сиксәненче еллар ахырында гаиләсе белән Куйбышев Затонга күченә. 30 елга якын вакытта поселок аңа туган йортына әверелә, шуңа күрә ул аның проблемаларына үзенеке итеп карый. Үз эшен белүче әлеге җаваплы җитәкчене, коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләрен һәм эшчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, аларга эшләрендә барлык механизмнарның нык булуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев