Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлларны кайгырту – алар бурычы

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Сезонлы эшләр башкару буенча тармакның эшенә йомгаклар ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү өчен бу яхшы форсат. Районның юл хезмәте бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эшләр алып бара. Трассалар, авыл һәм поселок юллары яңартылу һәм төзекләндерелү нәтиҗәсендә халыкның яшәү...

Октябрьнең өченче якшәмбесендә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Сезонлы эшләр башкару буенча тармакның эшенә йомгаклар ясау, киләчәккә бурычлар билгеләү өчен бу яхшы форсат.


Районның юл хезмәте бүгенге көндә юлларның сыйфатын яхшырту буенча планлы эшләр алып бара. Трассалар, авыл һәм поселок юллары яңартылу һәм төзекләндерелү нәтиҗәсендә халыкның яшәү шартларын яхшыруын күрәбез.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без "Татавтодор" ААҖ Апас филиалы "Кама Тамагы" юл идарәсе җитәкчесе Рамил Ганьятуллин белән очраштык һәм юл хезмәте башкарган эш күләме, тармакның киләчәккә билгеләнгән планнары турында сөйләштек.
- Рамил Харисович, бүгенге көндә районда сез хезмәт күрсәткән юллар нинди озынлыкта?
- Бүгенге көндә Кама Тамагы юл идарәсе 265, 394 км озынлыктагы юлга хезмәт күрсәтә. Шуның 212 км - асфальт җәелгән, 23 км - гравий- вак-ташлы, 30 км - грунт өслекле.
- Юлларның озынлыгы шактый икән, аларны яхшы хәлдә тоту өчен юл хезмәте нинди эшләр башкара?
- Без юл өслегенең торышын җентекләп тикшереп торабыз, килеп чыккан дефектларны үз вакытында бетерәбез, шуның белән транспорт чаралары һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итәбез, район юлларын тиешле тәртиптә тоту буенча үз вазыйфабызны үтибез.
Агымдагы елга район территориясендәге юлларны карау өчен 50млн.372 мең сум акча бүлеп бирелде, 9 айда 40 млн.250 мең сум үзләштерелде. Нигездә юлдагы чокырлар ремонтланды. Шулай ук ярыкларга битум һәм мастика салынды. Грунтлы юллар тигезләнде, ЮХИДИ күрсәтмәсе буенча юл билгеләре куелды, юл кырыендагы чүп-үләннәре чаптырылды һәм башка төр эшләр алып барылды.
- Юлларны карау буенча эшләрнең зур күләмен юл хезмәтенә кышкы чорда башкарырга туры килә. Юл идарәсе кышка әзерме?
- Безнең участок кышын юлларны карауга зур игътибар бирә. Юл идарәсе кышка әзер. Ком-тоз катнашмасы һәм чиста тоз тиешле күләмдә әзерләнде. Участок заманча кар чистарту техникасы, ягулык-майлау материаллары һәм квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителгән. Безнең производство базасында 4 КДН (комплекслы юл машинасы), кар чистартучы бер КамАЗ, чистарткыч һәм роторлы 3 МЗТ тракторы, 2 автогрейдер, бульдозер һәм "Коматцу" экскаваторы, "Амкодор" төягече бар, алар һава шартлары начарлануга юлга чыгарга әзер.
- Кама Тамагы юл идарәсе автомобиль юлларын карау белән берлектә гомуми файдаланудагы юлларны төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләү белән дә шөгыльләнә. Агымдагы елда бу эшләр нинди күләмдә башкарылган?
- Бүгенге көнгә агымдагы елга планлаштырылган ремонт эшләре тәмамланды. 3270 метрлы Тәтеш- Кама Тамагы- Ишем һәм 5238 метр озынлыктагы Казан- Ульяновск- Кама Тамагы юнәлешендәге автомобиль юллары дәүләт комиссиясен уңышлы үтеп, файдалануга тапшырылды. Шулай ук 3913 метрлы Тәтеш- Кама Тамагы һәм Казан- Ульяновск- Иске Барыш- Кама Тамагы юнәлешендәге автомобиль юлы яңартылды һәм 15 млн.сумга Кама Тамагында юл- урам челтәре норматив хәлгә китерелде. 1,2 километр озынлыкта Ульяновск- Тәмте автомобиль юлында һәм 1 километр озынлыкта Тәтеш- Кама Тамагы юнәлешендәге юлда ремонт эшләре алып барылды.
- Теге-яки бу тармакның эш нәтиҗәләрен билгеләгәндә хезмәткәрләрнең эш шартлары, аларны социаль тәэмин итү әһәмиятле шарт булып тора.
- "Татавтодор" ААҖ үз хезмәткәрләренең эш шартларын яхшырту һәм социаль тәэмин итү буенча даими эшләр алып бара. Кама Тамагы юл идарәсе хезмәткәрләре заманча инвентарь һәм техника белән тәэмимн ителгән, барлык эшчеләргә уңайлы кышкы һәм җәйге махсус эш киемнәре бирелә, шулай ук аларны түләүсез туклану оештырылды.
Югары тизлек һәм яңа технологияләр гасыры юл тармагы алдына яңа бурычлар куя, ә үсеш программалары яңа мөмкинлекләр ача. Безнең юл хезмәткәрләре тырышлыгы белән авыл һәм поселок юллары яңартыла, яңа трассалар төзелә һәм ремонтлана, алар барысы да халык ихтыяҗларын истә тотып башкарыла. Юл булса- торак пунктларда тормыш та гөрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев