Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үстергәнне җыеп алырга кирәк

Узган чәршәмбедә Идел аръягы зонасы районнарын карап йөрү кысаларында безнең районда ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды. Аның безгә килүенең максаты- бөртекле культураларның вегетация чорында көчле корылык, ә урып-җыю башлангач көчле яңгырлар башлану шартларында урып-җыю эшләре барышы белән танышу иде. Муниципаль район башлыгы Зөфәр...

Узган чәршәмбедә Идел аръягы зонасы районнарын карап йөрү кысаларында безнең районда ТР Премьер- министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булды.
Аның безгә килүенең максаты- бөртекле культураларның вегетация чорында көчле корылык, ә урып-җыю башлангач көчле яңгырлар башлану шартларында урып-җыю эшләре барышы белән танышу иде.
Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм агросәнәгать комплексы буенча "Кама Тамагы"АПХ инвесторы - "Ак-барс холдинг" генераль директоры урынбасары Николай Титов белән берлектә алар вертолетта безнең район басуларын карап чыктылар һәм урып-җыю эшләрен визуаль бәяләделәр.
Вертолет "Кама Тамагы" АХПның Сөйки бүлекчәсе территориясенә төшеп утырганнан соң министр авыл хуҗалыгы берләшмәсе бүлекчәсе, Ленин исемендәге ООО, "Олы Кариле" ААҖ җитәкчеләре, районның агросәнәгать комплексы белгечләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.
-Басуда үстерелгәннең барысын да уңышына бәйсез рәвештә җыеп алырга кирәк, ул сезнең икмәгегез,-диде Марат Готыф улы. Ул безнең районда яхшы уңыш үстереләчәгенә ышанган. Бу игенчелек культурасының яхшыру тенденциясе, уҗымнар торышы һәм кайбер башка факторлар белән бәйле. Әмма көчле корылык билгеләнгән планнарны тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде.
Министр үсемлекчелектә һәм сөт терлекчелегендә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә федераль хакимияттән, республика җитәкчелегеннән ярдәм чаралары турында сөйләде. Республикада авыл хуҗалыгы машиналары паркы һәм техниканы модернизацияләү программасын тормышка ашыру турында искәртте, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә бюджет ярдәме, субсидияләү буенча планда каралган чаралар турында сөйләде.
Ахырдан игенчеләрнең авыр хезмәтләрендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев