Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Йомгаклау этабында

Агымдагы елның соңгы кварталы башланды. "Кама Тамагы" АХП Келәнчедә 9 ай эшенә йомгак ясады. Әлеге зур булмаган семинар эшендә авыл хуҗалыгы берләшмәсенең барлык бүлекчәләре белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты. АХП директорының әлеге тармак буенча урынбасары Инсафетдин Сәмигуллин терлекчелектәге эше турында отчет ясады. Аерым алганда, ул агрофирмада терлекләр баш санының кимүен билгеләп...

Агымдагы елның соңгы кварталы башланды. "Кама Тамагы" АХП Келәнчедә 9 ай эшенә йомгак ясады. Әлеге зур булмаган семинар эшендә авыл хуҗалыгы берләшмәсенең барлык бүлекчәләре белгечләре һәм җитәкчеләре катнашты.

АХП директорының әлеге тармак буенча урынбасары Инсафетдин Сәмигуллин терлекчелектәге эше турында отчет ясады. Аерым алганда, ул агрофирмада терлекләр баш санының кимүен билгеләп үтте. Калган өч айда узган ел дәрәҗәсенә җитү өчен хәлне төзәтү авыр булачак. Ә бу исә финанс планда югалтулар белән яный. Сөт савуда да күренеш төрлечә. Сөйкидә узган елга караганда яхшы эшләсәләр, Тәмтедә аерма шактый. Әмма тегеләре дә, болары да сөтне тулы күләмдә югары сорттан тапшыра. Сөтнең товарлыгы Шәпкәдә, Балчыклыда, Олы Салтыкта 96-98 %. Инсафетдин Исламетдин улы билгеләп үткәнчә, терлекләр баш саны сакланышы вакытында ясалма орлыкландыруга да, бракка дөрес чыгаруга да, буаз сыерлар белән тулы кыйммәтле эшләүгә дә бәйле. "Сыерларны бракка чыгаралар. Ә чынлыкта исә алар буаз булып чыга. Чувашиягә арзан бәядән сатып җибәрәләр, ә ярты елдан алар безгә бракка чыгарлыган сыерларның бозауларын саталар. Быел шундый берничә фактны булдырмый калдык. Нәтиҗәдә үрчем дә алдык, әлеге сыерларның сөтләре дә мул. Хаталарыбызны икътисад теленә күчергәндә без 9 айда 25 миллион сумга якын акча алып җиткермәдек". Тулаем район буенча терлекчелектәге эшләр турында, КФХларны да исәпкә алып, Госман Камалиев сөйләде. АХП директорының үсемлекчелек буенча урынбасары Дамир Сафин бүлекчәләр һәм тулаем предприятие буенча хәлне тасвирлады. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев Варварино бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сабировка, Иске Барыш бүлекчәсе зоотехнигы Камил Зөбәеровка, Олы Салтык бүлекчәсе сыер савучысы Сания Ӑайнетдиновага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Ул шулай ук АХПның биш хезмәткәренә ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды. Предприятие җитәкчелеге терлекчеләргә акчалата премия дә бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев