Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәйләүләргә чыгар вакыт җитте

Гадәттәгечә майның беренче ункөнлегендә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге терлекләр җәйге лагерьларга күчерелә. "Кама Тамагы" АХПның Кече Салтык бүлекчәсе базасында үткәрелгән семинар әлеге мәсьәләгә багышланган иде. Анда район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев семинарны ачканда үзенең чыгышында малларны җәйләүләргә күчерү...

Гадәттәгечә майның беренче ункөнлегендә район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге терлекләр җәйге лагерьларга күчерелә. "Кама Тамагы" АХПның Кече Салтык бүлекчәсе базасында үткәрелгән семинар әлеге мәсьәләгә багышланган иде. Анда район авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм зооветбелгечләре катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев семинарны ачканда үзенең чыгышында малларны җәйләүләргә күчерү вакыты җиткәнлеген искәртте. Аннары семинарда катнашучылар җәйге лагерь биналары: сыер савучылар һәм ветврач бүлмәсен, саву залын, кардаларны, сыерларны кигәвенгә каршы һәм тоякларын эшкәртү станокларын карады. Семинарга һәм дүрт айда башкарылган эшкә йомгак биредә үк - бозаулар бинасы янындагы кардада ясалды. "Кама Тамагы" СХП директоры Айрат Нугаев азык кытлыгы булган бүлекчәләрендә малларны иртәгә үк җәйләүгә чыгарырга, ә азык булганнарда бераз соңрак чыгарырга кирәк, диде, чөнки табигый көтүлекләрдә әлеге үлән аз. Район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Госман Камалиев терлекчеләр эшенә йомгак ясады һәм терлекләрне ашату һәм асрау технологиясен үтәү, "яшел конвейер" әзерләү һәм башка мәсьәләләр буенча киңәшләрен бирде. Семинарда шулай район нәсел берләшмәсе җитәкчесе Исмәгыйль Гыймадиев һәм район ветеринария хезмәте җитәкчесе Владимир Россиев чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Җәйләүләргә чыгар вакыт җитте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев