Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы кыр эшләренә старт бирелде

Агымдагы елның язгы кыр эшләре объектив һәм субъектив сәбәпләр нәтиҗәсендә катлаулы булыр кебек. Биредә күп факторлар чагылыш табачак, мәсәлән, көзен сөрелмичә калган җирләр, материаль-техник тәэмин ителеш белән кыенлыклар, көзен аз күләмдә алып кайтылган минераль ашламалар һәм ягулык- майлау материаллары һ.б. сәбәпләр. Шулай да авыл хезмәтчәннәре килеп туган хәлдән чыга белән...

Агымдагы елның язгы кыр эшләре объектив һәм субъектив сәбәпләр нәтиҗәсендә катлаулы булыр кебек. Биредә күп факторлар чагылыш табачак, мәсәлән, көзен сөрелмичә калган җирләр, материаль-техник тәэмин ителеш белән кыенлыклар, көзен аз күләмдә алып кайтылган минераль ашламалар һәм ягулык- майлау материаллары һ.б. сәбәпләр.
Шулай да авыл хезмәтчәннәре килеп туган хәлдән чыга белән һәм киләсе ел уңышы өчен эшләргә әзер. Яхшы кыш чыккан уҗым культуралары да өмет тудыра. Алар агымдагы ел уңышы өчен хәлиткеч йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә бүгенге көндә уҗым культуралары җитди игътибар таләп итә, аларны агротехник срокларда азотлы ашламалар белән тукландырырга кирәк.
Иң беренче булып бу эшкә "Кама Тамагы" авыл хуҗалыгы предприятиесенең Иске Барыш бүлекчәсендә чыктылар. Картадан юкка чыкка Чернышевка авылы чиркәве янындагы басуда өч берәмлек техника: көпчәкле ике МТЗ-82 (берсе КУН, икенчесе "Амазония") һәм бер "Роса" тараткычы эшли. Бу эшкә агроном Азат Шәрәпов җитәкчелек итә.

- Эшләр ничек бара? - дип сорыйм Азат Шәүкәт улыннан.
- Бүген беренче көн эшкә чыктык. Төнге салкын нәтиҗәсендә "Роса"да, иртән- "Амазония"гә эшләргә мөмкинлек булды. Аннан соң көпчәкләр чәчүләргә зыян китермәсен өчен сиптергечне генә калдырдык.
- Ә хезмәт җитештерүчәнлеге нинди?
- Без 300 гектарга якын уҗымнарны тукландырырга тиеш. Бу басу 71 гектар, иртәдән 50 гектарны тукландырдык.
- Үз механизаторларыгыз эшлиме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев