Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел юллары

2015 елда районда юлларны реконструкцияләү һәм төзү өчен 45 миллион сумнан артык акча тоту планлаштырыла. Кайсы авылларда яшәүчеләрне үз урамнарында үзгәрешләр көтүе хакында МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков сөйли. - 2015 елда районда юл челтәрләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән өч республика программасын гамәлгә кую дәвам итәчәк. «Җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы юлларда...

2015 елда районда юлларны реконструкцияләү һәм төзү өчен 45 миллион сумнан артык акча тоту планлаштырыла. Кайсы авылларда яшәүчеләрне үз урамнарында үзгәрешләр көтүе хакында МР башкарма комитет җитәкчесе Айрат Малюков сөйли.

- 2015 елда районда юл челтәрләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән өч республика программасын гамәлгә кую дәвам итәчәк. «Җирле билгеләнештәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре» программасы буенча Куйбышев затон, Кама Тамагы, Тенеш поселокларында һәм Иске Казиле авылында ике километрга якын тротуарлар төзелеше күздә тотыла. Шулай ук Куйбышев затонда 450 метр асфальт-бетон өслек ремонтланачак, Кама Тамагы һәм Иске Казиледә ике мәйданчык төзекләндереләчәк. Әлеге эшләрнең бәясе 10,5 миллион сум тәшкил итәчәк. «Юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү» программасы буенча Иске Казиле, Лабыш, Кама Тамагы һәм Красновидовода алты километрдан артык озынлыктагы урамнарга вак таш-ком катнашмасы салыначак. Сөйки кичүе авылы янындагы кичүгә баручы юл, олы юлдан Олы Мәрәтхуҗа авылындагы мәдәният йортына кадәр һәм Кече салтык авылына керүче юл да шул программа буенча төзекләндереләчәк. Кама Тамагында гомуми озынлыгы 3,5 километрдан артык булган урамнарда өченче программа нигезендә асфальт-бетон өслек пәйда булачак. Бу программага Тукай, Тынычлык, Зур Идел, Есенин, Комсомол һәм Гагарин урамнары керә. Һичшиксез, торак пунктларда юллар төзекләндерү әлеге программалар белән генә чикләнеп калмый. Үзсалым буенча җыелган акча күп кенә авылларда юл эшләренә тотылачак. Кайсы урамнар төзекләндереләчәген халык үзе хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев