Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа башлангычлар вакыты җитте

Павел Лоханов: Бүгенге очрашу барлык катнашучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм. 4 мартта, алдан планлаштырганча, эшмәкәрләрнең район конференциясе үткәрелде. Аны МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов ачты. -Районда эшләүчеләрнең биштән бере эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлешенә җитештерелгән продуктларның 21,5 проценты туры килсә дә, җирле бюджетның үзкеремендә...

Павел Лоханов: Бүгенге очрашу барлык катнашучылар өчен дә файдалы булыр дип уйлыйм.

4 мартта, алдан планлаштырганча, эшмәкәрләрнең район конференциясе үткәрелде. Аны МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов ачты. -Районда эшләүчеләрнең биштән бере эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Кече һәм урта эшмәкәрлек өлешенә җитештерелгән продуктларның 21,5 проценты туры килсә дә, җирле бюджетның үзкеремендә алардан кергән акча 4 процент кына тәшкил итә. Эшмәкәрлек эшчәнлегенә анализ күрсәткәнчә, районда фермерлыкны үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар. Авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртүне, туризмны үстерергә кирәк. Эшмәкәрләр эшчәнлекнең яңа төрләрен тагын да уңышлырак үзләштерә алсын өчен бүген сезнең алда белгечләр чыгыш ясаячак. Республика кысаларында, шулай ук Федераль дәрәҗәдә урта һәм кече бизнеска ярдәм программалары турында ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин сөйләде. Ул март ахырында җитештерү җиһазлары алуга "Лизинг- грант" программасы конкурсы старт алуы турында әйтте һәм идарә компанияләре, промышленность мәйданчыклары резидентларына ярдәм программасына тукталды. Сүз эшмәкәрлеккә билгеле бер ярдәм күрсәтүче ТР Гарантия фонды эше, конкурс нигезендә алырга мөмкин булган микрозаймнар турында барды. Эшмәкәрләр өчен ачылган мөмкинлекләр белән ТР сәүдә- сәнәгать палатасы вәкиле Артур Николаев таныштырды. Сәүдә сәнәгать палатасы консультация бирә, укыта, бизнесны алып баруда чит илләр тәҗрибәсе белән таныштыра. Ул шулай ук "Ничек сәүдә-сәнәгать палатасы әгъзасы булырга?" - дигән сорауга җавап бирде. Инвестицион үсеш агентлыгы бүлеге җитәкчесе Сергей Головин эшмәкәрлекне үстерү өчен кайбер юнәлешләрне билгеләде, агентлыкның хезмәттәшлек өчен һәркемгә ачык булуын һәм инвесторлар эзләүдә ярдәм итәчәген әйтеп үтте. Эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча район иҗтимагый совет эше турында аның рәисе Наил Вазыйхов сөйләде. Гомумән, рәис тә, конференциядә катнашучылар да, узган ел совет йомшак эшләде, дигән фикергә килде. Эшмәкәрләрдән Валерий Сенчугов- эшмәкәрләргә карата таләпләргә бердәм якын килү; Наил Сиразаев- авыл хуҗалыгы продуктлары эшкәртү буенча сәнәгать мәйданчыгы төзү; Леонид Нагаев- теплица хуҗалыгын үстерү перспективалары; Илдар Берхеев- балыкчылык-туристлык юнәлешен үстерү буенча чыгыш ясады. Биотехнологияләр инженерингы төбәк үзәге җитәкчесе Роман Титов чыгышы күпләр өчен кызыклы булды. Үзәк берьюлы өч функция башкара: эшмәкәргә техник җиһазлануда ярдәм итә, маркетинг тикшерүләр үткәрә һәм финанс ярдәме күрсәтә. (Дәвамы 2 биттә) (Ахыры. Башы 1 биттә) Ягъни, ничек җитештерергә, кайда сатарга һәм дәүләт ярдәмендә бизнес булдырганда акчаны каян алырга дигән сорауларга җавап бирә. Ул безнең район өчен өстенлекле булган берничә юнәлешне атады. Конференциядә киткән әгъзалар урынына иҗтимагый советка биш кеше сайланды. Актив эшмәкәрләр сафын Валерий Сенчугов, Наил Сиразаев һәм Илдар Берхеев тулыландырды. МР башкарма комитеты китүчеләр урынына Александр Кочетков һәм Илназ Хөснетдиновны тәкъдим итте. Әйтелгәннәргә Павел Лоханов йомгак ясады. -Без үз программасын ачык күрсәткән һәм бизнес-план китергән һәр эшмәкәргә ярдәм итәргә әзер. Әһәмиятле шарт- соры хезмәт базарына каршы чыгу. Ягъни хезмәт килешүе төзеп һәм 6420 сумнан да ким булмаган хезмәт хакы түләп, эш урыннары булдыру. Без эшкә алган хезмәткәрләрне легальләштерү өчен 15 мартка кадәр вакыт бирдек, шуннан соң тикшерүләр башланачак. Күпләр өчен алкоголь продукциясе сату көнүзәк мәсьәлә булып кала. Без билгеләнгән шартларны яңадан карап социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларга кадәр араны аерым очракларда 25 метрга кадәр калдырырга әзер. Шулай да соңгы карар эшмәкәрләр кайбер шартларны үтәгәннән соң гына кабул ителәчәк: аракының 95%ы Татарстанныкы булырга тиеш, балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сатмау таләпләре катгый үтәлергә һәм территория төзекләндерергә тиеш. Туризм өлкәсендә бизнесны легальләштерү кирәклеге өлгерде. Әмма тикшерүләр башлаганчы аренда, транспорт хезмәте күрсәтү, һәм башка мәсьәләләрдә хезмәтләрне легальләштерү алгоритмын эшләргә һәм һәркемгә җиткерергә тәкъдим итәм. Балыкчылык базалары хуҗалары белән берлектә күрсәтелгән хезмәтләр дәрәҗәсен исәпкә алып, бердәм бәя сәясәтен эшләү мөһим. Шунысын да онытмаска кирәк, районда яхшы мәдәни кластер-музейлар бар. Җирлек рельефы спорт һәм ялның аерым төрләрен үстерү мөмкинлеге бирә. Боларны да район һәм эшмәкәрлекне үстерү максатларында файдаланырга кирәк. Кызганычка каршы, эшмәкәрләр тарафыннан активлык шатланырлык түгел. Сезнең вакыт килде- эш башларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев