Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җәй – ел дәвамына җитәрлек көч бирә

Июньнең кызган чагы. Укучылар яраткан, күптән көтелгән җәйге каникул тәмен татырга өлгерде инде. Әмма, моңа да карамастан, мәктәпләрдә алдагыча ук балалар тавышы тынып тормый - мәктәп яны лагерьлары эшли. - Быел Олы Салтык мәктәбеннән кала барлык урта мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьлары оештырылды,- ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева. -...

Июньнең кызган чагы. Укучылар яраткан, күптән көтелгән җәйге каникул тәмен татырга өлгерде инде. Әмма, моңа да карамастан, мәктәпләрдә алдагыча ук балалар тавышы тынып тормый - мәктәп яны лагерьлары эшли.

- Быел Олы Салтык мәктәбеннән кала барлык урта мәктәпләрдә мәктәп яны лагерьлары оештырылды,- ди мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Кузиева. - Олы Салтыкта, кызганычка каршы, кирәкле минимум җыелмады. Мәктәп яны лагерьларында кече мәктәп яшендәге 250 бала ял итә. Өч - Кама Тамагы, Затон һәм Тәмте мәктәпләрендә хезмәт һәм ял лагерьлары оештырылган. Аларга 80 укучы йөри. Якындагы көннәрдә "Волга" район лагеры ачыла. Территория, торак һәм ярдәмче корпуслар балалр кабул итүгә әзер. Барлык юлламалар да сатылган. Биредә бер сменада урта мәктәп яшендәге 75 бала сәламәтеген ныгытачак. Тулы кыйммәтле ял өчен яхшы мавыктыргыч һәм спорт программасы эшләнгән, укучылар тулы кыйммәтле туклану белән тәэмин ителәчәк. Бу вакытта ата-аналар взносы юллама бәясенең 14 процентын гына тәшкил итәчәк, 2100 сум хәтта аз тәэмин ителгән гаиләнең дә көченнән киләчәк.

- Ягъни юллама бәясенең тө өлеше бюджет акчасы хисабына түләнәчәк?

- Әйе, җәйге чорда балалар сәламәтлеген ныгытуның мөһимлегенә бәя биреп, бу районда һәм тулаем республикада балалар ялына җитди карашны тагын бер кат раслый.

- Бүген Кырымда балалар ялын оештыру турында күп сөйләнә. Безнең укучыларыбыз Кара диңгездә ял итә алачакмы?

- Кырымда гына түгел. Быелгы җәйдә укучылар үзидарәсенең биш активисты Кара диңгез буенда Витязевода профильле сменада катнашачак, тагын дүрт бала "Татарстан варислары союзы" республика иҗтимагый оешмасы активистлары өчен оештырылган "Мирас" профильле сменада ял итәчәк. Әлеге сменалар июль аенда була. Мәктәпләребезнең биш спортчысы августта Кара диңгездге "Солнышко" лагерына барачак. Диңгездә ял өчен балаларның ата-аналар түли, әмма юллама кулай бәядән булачак - якынча 20 мең сум. Илдә кризис булуга карамастан, республиканың барлык программалары финансла. Ә балалар һәм яшьләр ялы һәм сәламәтлегенә, аларны оештыру өчен кирәкле шартлар булдыруга аерым игътибар бирелә. Республика Президентының 30 уникаль программасының берсе нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев