Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ветераннар кайгыртуы

Ветераннар активы - һәркайсының зур тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе булган аерым кешеләр категориясе ул. Бу кешеләр үз проблемаларын гына түгел, яшьтәшләренең проблемаларын да хәл итәргә тырыша, яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша, хезмәтләрен һәм казанышларын яшь буын хәтерендә калдырырга омтыла.

Узган чәршәмбедә нәкъ менә шушы кешеләр район китапханәсенә йомгаклар ясау, яңа бурычлар билгеләү өчен ветераннар советы пленумына җыелды. Аның эшендә республика ветераннар советы рәисе, безнең якташыбыз Хәбир Иштирәков, район кураторы ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, район ветераннар хәрәкәте кураторы Рөстәм Гыйлметдинов катнашты. Катнашучылар алдында отчет доклады белән район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева чыгыш ясады. Ул өч елда башкарылган эшләрне тулысынча яктыртты. Чынлап та, шактый эшләр башкарылган, аларның барысы турында да газета битләрендә хәбәр ителде. Район ветераннар советы мәгариф бүлеге, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, үзәк дәваханә, хәрби комиссариат һәм социаль яклау идарәсе белән хезмәттәшлек итә. Район хакимияте белән тыгыз элемтәдә шактый чаралар үткәрелгән. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге берничә тапкыр ярдәм күрсәткән.

Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше турында сөйләде. Үзәк дәваханә ветераннарга медицина хезмәте күрсәтүдә зур эш алыр бара. Баш табиб урынбасары Светлана Суворова эшчәнлекнең барлык юнәлешләренә тукталды.

Тикшерелгән мәсьәләләрдә ветераннар үзләре дә читтә калмады. Александр Камонин, Раиса Митрошина, Гашыйк Гыйниятуллин, Дания Кәримуллина, Гөлчирә Моталлапова, Николай Соловьев үз фикерләре белән уртаклашты.

"Ветераннарның проблемалары күп, моны берәү дә кире какмый, шулай да проблемаларны хәл итү өчен күп эшләнә",-дип ассызыклады Хәбир Иштирәков. Ул республика проблемаларын хәл итүгә тукталды, район җитәкчелегенең бу юнәлештә актив эшен билгеләде. "Барысы да чагыштыруда күренә. Миңа күрше өлкәдә булырга туры килгән иде. Татарстанга кире кайткач, бездә эшләрнең яхшырак баруын тагын бер тапкыр бәяләдем. Юллар, йортлар төзек, авыллар матур. Боларның барысы да республика җитәкчелеге тырышлыгы белән башкарыла. Ышандырып әйтә алам, болар буш сүзләр генә түгел",- дип сүзен йомгаклады Хәбир Газиз улы.

Күтәрелгән мәсьәләләргә Мидхәт Корманов юридик күзлектән чыгып җаваплар бирде. Аның кешеләр белән аралашуы катнашучылар күңеленә хуш килде.

Әйтелгәннәргә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев йомгак ясады. Ул билгеләп үткәнчә, республикада халыкның яшәү шартларын яхшырту өчен күп эшләнә. "Татарстан Федераль программаларның нигезен тәшкил итүче мәсьәләләрне күтәрә. Безнең бурыч ветераннар гына түгел, барлык районда яшәүчеләрнең - балаларыбыз һәм оныкларыбызның проблемаларын хәл итү өчен барлык мөмкинлекләрне файдалану. Сезнең бурыч үсеп килүче буынны тәрбияләүдә безгә ярдәм итү, туган якка, хезмәт кешесенә мәхәббәт, өлкәннәргә карата хөрмәт булдыру. Ветераннар оешмасының актив эше һәр җирдә яклау таба. Без сезнең ярдәмне, сезнең тәҗрибәне һәм тормышыбызны тагын да яхшыртуга омтылышыгызны бәялибез". Ветераннарның кайберләренә, шул исәптән А. Кузнецовка да (рәсемдә) МР башлыгы рәхмәт хатлары тапшырылды. Ветераннар район ветераннар советы эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде. Алдагы өч елга совет рәисе итеп яңадан Ирания Сәгъдиева сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев