Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ватанны саклаучы – ил сакчысы

23 февральне Россиядә яшәүчеләр күптән бәйрәм көне буларак билгеләп үтә. Шуңа күрә бу көнне хәрби частьләрдә һәм хезмәт коллективларында гына түгел, гаиләләрдә дә билгеләп үтәләр. Элек-электән хәрби хезмәткә бару һәр егетнең бурычы булып саналган. Ел саен районнан хәрби хезмәткә дистәләрчә егет чакырыла. Алар Ватан алдындагы бурычларын намус белән үти. 2007...

23 февральне Россиядә яшәүчеләр күптән бәйрәм көне буларак билгеләп үтә. Шуңа күрә бу көнне хәрби частьләрдә һәм хезмәт коллективларында гына түгел, гаиләләрдә дә билгеләп үтәләр. Элек-электән хәрби хезмәткә бару һәр егетнең бурычы булып саналган.

Ел саен районнан хәрби хезмәткә дистәләрчә егет чакырыла. Алар Ватан алдындагы бурычларын намус белән үти. 2007 елда районыбыз һәм Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендәге 58172нче хәрби часть белән шефлык элемтәләре турында килешү төзелгән иде, 2011 елда ул тагын озайтылды.

2013 елгы чакырылыш вакытында районнан Ногинскка 12 егет хәрби хезмәт үтәргә җибәрелде. 2013 елда Пенза өлкәсенең 22277нче хәрби часте белән дә шундый килешү төзелде. Анда да безнең район егетләре хезмәт итәчәк.

ТР Хәрби комиссариатының Кама Тамагы районы буенча бүлек җитәкчесе Дамир Сергеев һәм район җитәкчелегенең шефлык итүче хәрби частьләргә баруы традициягә әверелде. Шул ук вакытта егетләрдә хәрби рухны сакларга ярдәм итә.

Көзге чакырылышта Ногинск 58172нче хәрби частенә 6 егет озатылды, шуларның бишесе Кама Тамагы штпдан, алар- Руслан Алирбеков, Инзир Хөснетдинов, Артем Таҗетдинов, Руслан Вязников, Артем Андреев һәм Олы Яңасаладан Булат Вәлиуллин.

Артем Таҗетдинов биредә хезмәт итүенә бик шат. "Каравыл ротасы укчысы вазыйфасында хезмәт итәм. Хезмәтемнән канәгать. Командирлар һәм җитәкчеләр безне хәрби дисциплинага өйрәтә. Безнең частькә видеокүзәтү куелган, бу исә тәртип һәм билгеләнгән шартларны сакларга ярдәм итә".

Ульяновск очу училищесы курсанты булса да, 3 курстан соң үзе теләп хезмәт итәргә китә. Ә хезмәт срогын тутырып кайтканнан соң укуын дәвам итәчәк. Әти-әнисе дә Артемның хезмәт итүеннән канәгать. Күптән түгел генә рота командирыннан рәхмәт хаты алганнар. Артем гер спорты буенча хәрби частьтә чемпион да булган инде.

Илебез нинди генә үзгәрешләр кичермәсен, солдат өчен аның мәнфәгатьләре барыннан да өстен.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X