Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ватан мәктәптән башлана

Кешегә балачагы үткән, аның шәхес буларак формалашкан урыныннан да кадерле урын булмас. Безгә мәктәпне балачактан һәм яшьлектән аеру авыр, шуңа күрә күпләребез Ватанны туган мәктәбе белән күзаллый. Беренче сентябрьдә - Белем көненә килүчеләр Тәмте урта мәктәбенең капиталь ремонттан соң ничек үзгәрүен үз күзләре белән күрде. Заманча якты бина ерактан ук...

Кешегә балачагы үткән, аның шәхес буларак формалашкан урыныннан да кадерле урын булмас. Безгә мәктәпне балачактан һәм яшьлектән аеру авыр, шуңа күрә күпләребез Ватанны туган мәктәбе белән күзаллый.

Беренче сентябрьдә - Белем көненә килүчеләр Тәмте урта мәктәбенең капиталь ремонттан соң ничек үзгәрүен үз күзләре белән күрде. Заманча якты бина ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Аның каршындагы яшел үлән, чәчәкләр, тигез юллар - болар барысы да аны чын сәнгать әсәре иткән. Укучыларны яңа уку елы белән котларга МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев килгән иде: «Бу илне сез үстерәсе, димәк, яхшы белгеч булыр өчен ныклы белем алырга кирәк. Республика җитәкчелегенең укучыларга никадәр җитди карашы турында Татарстанда нинди матур мәктәпләр төзелүе һәм реконструкцияләнүе буенча бәя бирергә була. Без сезнең белемле булуыгыз һәм таләп ителгән һөнәр сайлавыгыз өчен барысын да эшлибез». ТР Президенты исеменнән Зөфәр Галимулла улы беренче сыйныф укучыларына өч телдә язылган Татарстан тарихы турындагы китаплар тапшырды. ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов Тәмте урта мәктәбе укытучыларын һәм укучыларын «Бердәм Россия» партиясенең республика төбәк бүлекчәсе исеменнән котлады: «Яңа уку елын яңартылган мәктәптә башлап җибәрүегез бик шатлыклы. Республикада моның өчен масштаблы проектлар гамәлгә куела - мәктәпләр заманча яңа кабинетлар, компьютер сыйныфлары, укытучылар ноутбуклар белән тәэмин ителә, күп кенә башка мәсьәләләр хәл кылына. Хәзерге заманда тирән белемне заманча технологияләрдән тыш күзаллау мөмкин түгел. Нәкъ менә шуның өчен республика Хөкүмәте шәһәр һәм авыл, зур һәм аз комплектлы һәр мәктәптә барлык шартларны булдырырга тырыша. Һәр укучы кайгыртуны сизәргә тиеш». «Ак Барс» банк идарәсе рәисе урынбасары Илһам Гобәйдуллин укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады һәм беренче сыйныф укучыларына китаплар тапшырды. - Безнең төп бурыч - белем бирү процессының һәм белем сыйфатын арттыру ,- дип билгеләп үтте мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров. - Сезнең мәктәп тышкы яктан үзгәрде, хәзер сез эчтән үзгәрергә тиеш». Илшат Мәхмүт улы узган уку елы йомгаклары буенча мәктәп укытучыларына һәм коллективка грамоталар тапшырды. Беренче сыйныф укучылары беренче тапкыр бөтен авыл халкы алдында чыгыш ясады. Яхшы укырга, тыңлаучан булырга һәм дәресләрдә шауламаска вәгъдә итте. һәм менә быелгы уку елында беренче кыңгырау. Ул белем иленә, кызыклы вакыйгалар дөньясына, яңа казанышлар һәм җиңүләргә, мөстәкыйль тормышка чакыра. Мондый матур мәктәптә гамәлләр матур булырга тиеш. Шушы ук көнне муниципаль район башлыгы Иске Казиле мәктәбендә дә булды. Ул авылдашларын шатландырып, тантаналылинейкага килде. Зөфәр Галимулла улы Белем көне белән котлап, беренче сыйныфларга китаплар тапшырды, укытучыларга һәм укучыларга укуларында һәм иҗатларында яңа уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X