Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вакытында түләргә кирәк

Урамда 30 градустан артык эссе һәм бүген берәү дә алда торган кыш турында уйламыйдыр, әмма юкка!Район хакимиятенә, коммуналь челтәрләргә, редакциягә район үзәгенең төрле микрорайоннарында су җитмәү турында шикаятьләр күп килә. Бакчада яшелчәләргә су сибәргә кирәк, кешеләргә душ һәм мунча керү өчен дә су кирәк. Су ни өчен җитми соң? Шушы...

Урамда 30 градустан артык эссе һәм бүген берәү дә алда торган кыш турында уйламыйдыр, әмма юкка!Район хакимиятенә, коммуналь челтәрләргә, редакциягә район үзәгенең төрле микрорайоннарында су җитмәү турында шикаятьләр күп килә. Бакчада яшелчәләргә су сибәргә кирәк, кешеләргә душ һәм мунча керү өчен дә су кирәк. Су ни өчен җитми соң? Шушы һәм башка сораулар белән без "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ генераль директоры Олег Хахалевка мөрәҗәгать иттек.
-Чынлап та, соңгы вакытта Кама Тамагы штпда су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыкты,-ди Олег Николаевич. -Шикаятьләр Коммуналь, Маяковский, Калинин, Чапаев, Полевой урамнарында яшәүчеләрдән килә. Сәбәпләре дә төрле. Берничә ел элек Коммуналь һәм Маяковский урамнарында аварияләр булган иде. Аны тиз генә бетерү максатыннан мастерлар һәм эшчеләр торбаның тишелгән урынын диаметры кечерәк булган йомшак шланг белән тоташтырып куйганнар. Ул вакытта шулай эшлиләр иде. Авария тизарада бетерелгән һәм вакыт узу белән аның кая булганы да онытылган. Берничә елдан соң нечкә шланг тыгыла һәм урамга су бирүдә өзеклекләр барлыкка килә. Узган атнада безнең мастерлар шул урынны табып шлангны шул ук диаметрдагы торба белән алыштырды. Калинин урамына су Ленин урамыннан узучы яңа линия суүткәргечтән килә башлады. Хәзер бу урамнарда су белән өзеклекләр булмаячак.
Полевой һәм Чапаев урамнарына килсәк, биредә шәхси йорт хуҗалары су бирүче үткәргечне кисеп, йортларына су үткәргән р. Насос су суыртканда аларда су була, насос туктагач кешеләр сусыз утыра. Аларга "обратка" торбасына тоташырга кирәк. Бу эш түләүле һәм хәзер предприятиедә эшләүчеләрнең моны башкару өчен вакыты юк.
Әмма коммунальчыларның да үз проблемалары бар.
- Кулланучыларның 70 проценты бүгенге көнгә кадәр исәп приборлары куймаган,- дип сүзен дәвам итте Олег Николаевич. - 261 нче Федераль законның 13 маддәсе нигезендә теләсә нинди коммуналь хезмәттән файдаланучылар исәп приборлары куярга тиеш! Кызганычка каршы, халык суның да шундый ук икътисадый ресурс икәнен аңларга теләми. Суны кулланган өчен тиешенчә түләргә дә кирәк. Халыкның күбесе су өчен норматив буенча түләгәнлектән мондый эссе көннәрдә тәүлек дәвамында үз бакчасына су агыза. Ышанып әйтәм, андый кешеләр бик күп. Бу очракта су нормативтан артып китә һәм түләүсез диярлек файдаланыла. Без суны суыртып өлгерә алмыйбыз, шуңа күрә су белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыга. Шул уңайдан кисәтергә телим: счетчиклар куелмаган шәхси секторны карап чыгачакбыз һәм суның ничек файдаланылуын тикшерәчәкбез. Әгәр су куллануда нормативларның артып китү факты расланса, суны ябып, штраф түләтәчәкбез. Штрафның суммасы аз түгел.
Рәсемдә: «Кама Тамагы коммуналь челтәре»нең затон бүлекчәсе эшчеләре Андрей Гарипов һәм Исхак Хәйруллин Эшчеләр урамында үзәк суүткәргечтән шәхси йортка су кертү вакытында.
Кызганычка каршы, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр безнең эшчәнлекнең башка өлкәсендә дә шактый. Халыкның "Кама Тамагы коммуналь челтәрләр" ААҖ, "Наш дом" идарә кампаниясе, Затон ЧУК, "Благоустройство" ООО алдында бүгенге көнгә бурычы 3 млн.344 мең сум. Без бурычларны түләттерү турында 50 дәгъва җибәрдек. Куйбышев Затон штпда яшәүчеләргә 847 мең сумлык 28 дәгъва җибәрелгән.
14 дәгъва буенча 280 мең сум бурыч түләттерелде, 5 дәгъва буенча бурыч хезмәт хакларыннан тотып калына, 4 дәгъва белән суд приставлары эшли. 5 дәгъва буенча берни дә түләттереп булмаячак, чөнки алар исемендәге милек тә юк. Кама Тамагы һәм Тенеш штпда яшәүчеләргә 22 дәгъва бирелгән. Шуларның 11е буенча 206 мең сум акча түләтелгән, 3се буенча бурыч хезмәт хакларыннан тотып калына, 2 дәгъва тикшерелә, 4се буенча берни дә эшләтеп булмый. Болар әллә ни зур сумма түгел дип уйламагыз, Куйбышев Затон штпдан Федотов һәм Максимовларның бурычы 130 мең сумнан артып китә. Бу очракта аларның муниципаль фатирлардан чыгару мәсьәләсе күтәрелә. Кама Тамагыннан гражданка Дәүләтшинаның да бурычы 100 мең сумга якын. Комаров урамындагы 13а йортта яшәүчеләр гомумән безнең өчен зур проблема. Низаметдинова, Шәйхелмәрдәнова һәм Самсонованың коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 300 мең сумга якын. Тенеш штпда да бурычларын түләмәүчеләр бар, Әмма алар 20-40 сумнан артып китми.
Коммуналь хезмәтләр хезмәткәрләре күп фатирлы йортларда яшәүче үз бурычларын түләмәүчеләргә электр һәм су белән тәэмин итүне өзүгә 60 хат җибәрде. Шуннан соң Куйбышев Затон штпда яшәүче 7 кеше 73 мең сум, Кама Тамагында яшәүче 4 кеше 17 мең сум бурычларын түләгән. Әлегә 354 нче карар нигезендә без кисәтәбез генә. Хатны алып 30 көн үткәннән соң бурычларын түләмәүчеләрдән коммуналь хезмәтләрне өзәбез. Кама Тамагында шәхси секторда суны өзүгә 23 хат җибәрелде. Тагын 67се әзерләнә. Челтәр алдында гомуми бурыч 180 мең су тәшкил итә. Без кемне дә булса кызганырбыз яки куркытабыз дип уйламагыз. Юк!
Бүгенге көндә коммуналь хезмәтнең газчыларга 3,5 млн.сум бурычы бар. Әгәр без бурычларыбызны җыеп бетермәсәк, газчыларга бурычны түли алмаячакбыз. Димәк, җылыту сезонына да әзерлексез керәбез. Димәк, мәктәпләр, балалар бакчалары, сырхауханә һәм торак йортларның бер өлешенә җылы бирелмәячәк. Моннан тыш, җәй айларында без котельняларны әзерләргә, җылылык трассасын ремонтларга тиешбез. Моның өчен дә акча кирәк.
Халыкның бурычы зурмы яки кечкенәме, түләргә кирәклекнең мөһимлеген аңлап, авылдашлары алдында җаваплылыкны тоеп, бурычын түләсен иде. Безнең газчылар яки энергетиклар кебек тәэсир итүнең куәтле рычаглары юк, шулай да эшли алганны эшләячәкбез. Һәм ярты юлда туктап калмабыз. Әйдәгез үзегезнең дә, безнең дә вакыт һәм нерваларны саклап, бурычларны вакытында түләгез, штраф һәм суд карарларын көтмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев