Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Узган гасырның 50 нче еллар уртасында Кама Тамагына Казан шәһәреннән самолетлар оча башлый

Райондагы аэродромның соңгы җитәкчесе Альберт Вазыйхов үз хатирәләре белән уртаклаша. - Аэродромда эшләүчеләр арасыннан Халитов (исеме истә калмаган), Хафиз Заһировны хәтерлим. Кайберләре ярты ел, яисә бер сезон эшләгән. Әтием биредә 15 ел эшләгәч үз эшен миңа тапшырды. Ә мин 1997 елда аэродром ябылганчыга кадәр 23 ел самолетларны каршы алып озатып...

Райондагы аэродромның соңгы җитәкчесе Альберт Вазыйхов үз хатирәләре белән уртаклаша.

- Аэродромда эшләүчеләр арасыннан Халитов (исеме истә калмаган), Хафиз Заһировны хәтерлим. Кайберләре ярты ел, яисә бер сезон эшләгән. Әтием биредә 15 ел эшләгәч үз эшен миңа тапшырды. Ә мин 1997 елда аэродром ябылганчыга кадәр 23 ел самолетларны каршы алып озатып тордым.
60 нчы елларда районда Тәмтедә икенче аэродром ачылды. Бирегә расписание буенча ике рейс, Кама Тамагына алты рейс каралган иде. Һәркөн диярлек өстәмә рейслар да бирелде, кайвакыт көненә 100дән 200гә кадәр кеше озаттык. Шул ук вакытта транзит рейслар да булды, самолетлар бездә берничә пссажирны калдырып, Болгарга яки Базарлы Матакка очты.
Беренче булып почта рейсы килә иде. Ул почтаны калдырганнан соң Болгарга яки Тәтешкә китте. Әгәр, кемгәдер ашыгыч китәргә кирәк булса, аларны почта самолетына утырттык.
Ул елларда безгә АН-2, ЯК-12, самолетлары, МИ-8, МИ-2 вертолетлары оча иде. Аэродромның мәйданы 50 гектардан артык. Бу зур участокны көн саен карап торырга кирәк. Кышын участокны тәртиптә тотуда райондагы зур предприятиеләр - СХТ, юл идарәсе техника белән ярдәм итте. Җәен үләннәрне чаптыра идек. Көчле яңгырлар яуганда һәм язын кар эрегәндә очу туктатылып торды, чөнки очу полосасында җир генә, таш яки асфальт җәелмәгән иде.
Бездән илебезнең төрле шәһәрләренә билет броньларга мөмкин булды. Бу пассажирлар өчен уңайлы, Казан аэропортында чират торырга да кирәкми. Казанга килгәч алган билет белән регистрация гына үтәсең.
Ул елларда самолет белән халык күп очты. Иң кыска февраль аенда да 3 меңгә кадәр кеше җибәрә идек, ә көннәр озыная башлагач, март аенда пассажирлар 4 меңгә кадәр җитте. Самолетка билет бәясе 2 сум, соңрак 6 сум булды. 30 минут эчендә 2 сумга Казаннан Кама Тамагына кайтырга була иде. 90 нчы еллар ахырына билет бәясе 16 сумга кадәр күтәрелде.
Очучылардан эшли башлаган елларда Георгий Братиловны яхшы хәтерлим, Насыйров һәм Захаров аңа карый яшьрәк иде. Виктор Захаров әле дә авыл хуҗалыгы авиациясендә эшли. Күңелле вакытлар, бар нәрсә арзан һәм һәркем өчен кулай. Аэродромның бик кирәк чагы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев