Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзара дус һәм тату яшиләр

Кама Тамагы районында Иделнең биек яры буена берүк төрле исемдәге уникаль этник төркем вәкилләре яшәгән Мордва Каратае авылы урнашкан. Мордва каратае XVIII гасырдан ук нык кергән. Беренче тапкыр әлеге төркем турында Идел буе халыкларын өйрәнгән танылган тикшеренүче И. Лепехин яза. Ул аны эрзя һәм мокша белән беррәттән аерым мордва кабиләсе...

Кама Тамагы районында Иделнең биек яры буена берүк төрле исемдәге уникаль этник төркем вәкилләре яшәгән Мордва Каратае авылы урнашкан. Мордва каратае XVIII гасырдан ук нык кергән. Беренче тапкыр әлеге төркем турында Идел буе халыкларын өйрәнгән танылган тикшеренүче И. Лепехин яза. Ул аны эрзя һәм мокша белән беррәттән аерым мордва кабиләсе дип санаган. Академик П. Кеппен да каратайлыларны XIX гасыр уртасында мордва халкының мөстәкыйль этник төркемгә кертә.
Бүген Мордва Каратае да кергән Кирельск авыл җирлегендә өч торак пункт - рус, татар һәм мордва авыллары урнашкан. Җирлек территориясендә 17 милләт халкы тыныч гомер кичерә. Президент программасы нигезендә Мордва Каратаенда узган елның декабрендә яңа клуб ачылды, Кама Тамагы-Тәтеш автоюлы белән тоташтырган юл төзелде. Боларның барысы да мордва-каратаеның уникаль халкы яшәгән территориядә мордва халык бәйрәмен үткәрү мөмкинлеге бирде.
Әлеге дус һәм җырлы авыл күптән моның кадәр кунаклар кабул итмәгән. Узган шимбәдә авылда үткәрелгән «Шумбрат, Каратай» бәйрәмен үткәрү идеясенә Татарстан һәм Мордовия республикалары зур кызыксыну белдерде. Үзәк урамга кунакларны каршы алу өчен тәмле ризыклар куелган, палаткалар тезелгән иде. Рус, татар кухнясы һәм, әлбәттә, бу көнне иң популяр булган мордва кухнясы (рәсемдә) тәкъдим ителде. Әлеге палатка янында тәмгә генә түгел, аш-суның исеменә дә сорау булды. Бу көнне теләге булган һәркем буза, текән, силиянька, сәкәнә һәм башка күп кенә милли ризыклардан авыз итә алды.
Бәйрәм хуҗаларына кунакка бу көнне район авыллары һәм поселокларыннан төрле коллективлар килгән иде: «Вересень», «Волжанка», «Лебеда» хорлары, «Оберег», «Сударушка» ансамбльләре, гармунчыларның җыелма ансамбле.
Авыл халкын бәйрәм белән котларга ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина килгән. Шушы авылда туып үскән язучы Владимир Андреев юлламасын муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев укыды. Ул әлеге бәйрәмнең Татарстан авылларын торгызуның президент программасы ярдәмендә мөмкин булуын билгеләп үтте. Мордва делегациясе җитәкчесе Мордовиянең милли сәясәт буенча дәүләт комитеты консультанты Андрей Алешкин Татарстан Республикасында мордва милли-мәдәни автономиясе рәисе Сергей Новиковка һәм аның урынбасары Наталья Отлетаевага «За межнациональное согласие» медальләре тапшырды, шулай ук Кирельск җирлегенә Мордовия күренешләре сурәтләнгән картина бүләк итте. Әлеге бәйрәмдә сугыш һәм хезмәт ветераннарын, укучылар һәм үзешчән артистларны да онытмадылар. Аларның барысына да милли-мәдәни автономиядән бүләкләр тапшырылды.
Клуб мөдире Лидия глонина яраклаштырылган биналарда 30 ел эшли. Билге өчен генә түгел, үз халкының үзенчәлеген сакларга тырышып эшли. Аның тырышлыгы белән авылда «Мордова бизәкләре» вокаль-ансамбле оештырыла. Аның максаты ата-бабаларының иҗатын буыннарга җиткерү, балаларга туган телгә, бала чактан таныш халык җырларына мәхәббәт уяту. Ансамбль төрле фольклор конкурсларында берничә тапкыр лауреат булган, 1987 елда анда катнашучылар Мәскәүгә бара.
- Еллар дәвамында ансамбль составы берничә тапкыр үзгәрде,- ди Лилия Андреевна. - Хәзер аның составында 9 кеше. Иң өлкән җырчыбыз Анна Никушевага 85, иң яше- Анфиса Школькинага 61 яшь. Анфиса Андеевна коллективта әнисе Екатерина Школькинага алмашка килә.
Анна Лаврухина урынына хәзер аның кызы Алевтина Маслова җырлый. «Яшьләр» репертуарны җентекләп өйрәнә, борынгы җырларны һәм шаян такмакларны дөрес җырларга тырыша. Безнең иҗатны һәркем дә булдыра алмый. Бүген авылда 5 бала яши. Без аларга җырларыбызны өйрәтергә тырышабыз. Ансамбльгә Балякаевлар кебек гаиләләр йөрүе шатландыра.
Тәтеш районының Урюм авылында «Умарина» ансабле кырык ике ел эшләп килә. 1993 елда аңа халык коллективы исеме бирелә. Алар мокша этносы гореф-гадәтләрен һәм иҗатын саклый. Вокаль ансамбль авыл бәйрәмендә бик теләп катнашты.
Казанда «Кода атя» яки «Домовой» фольклор ансамбле алты ел эшләп килә. Аны Наталья Отлетаева җитәкли.
-Безнең коллективка мордва тамырлары булган кешеләр йөри, - ди Наталья Леонидовна. -Безнең бурыч- кайда яшәвебезгә карамастан, мордва халкы гореф-гадәтләрен саклау. Иң мөһиме- мордва этносы кыйммәтләрен башка милләт вәкилләренә дә җиткерү.
Наталья Отлетаева һәм Сергей Новиков (аны бәйрәмдә «Татарстанның баш мордвины» дип атадылар) Татарстан һәм Мордовия республикалары хөкүмәтләре ярдәмендә үткәрелгән «Шумбрат, Каратай» бәйрәме инициаторлары булды. Әлеге бәйрәмгә багышлап фильм төшерелгән, китап чыгарылган, бәйрәм сценариясе язылган.
Бәйрәмдә чыгыш ясаган ике яшьләр иҗат төркеме тамашачылар игътибарын үзенә җәлеп итте. Болар- мордва халык җырларын заманча эшкәртүдә башкарган Мордовиянең «Морденс» ансамбле һәм Казанның халыклар дуслыгы йорты каршында оештырылган «Сорнай» фольклор- этнографик ансамбль. Ике коллектив та халык җырларына хөрмәт белән карап, яратып башкара, үзләренең иҗаты белән гасырлар элемтәсенең өзелмәвен исбатлады, бабаларының онытылып бара торган җырларын оныкларының көчле тавышы күтәреп алды һәм көен һәм сүзен һәркемгә җиткерерлек итеп башкарды.
Бәйрәм күңелле булды. Ул шушы авылда туып үткәннәрне, аларның туганнарын бергә җыйды. Кемдер биредә булса, кемдер үзенең танышларын тагын бер кат күрергә кайткан. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен, үзешчән артистларга, авыл халкына бәйрәмнең кызыклы һәм бай булуы өчен генә түгел, аның һәркем күңелендә озак сакланып калырлык булуы өчен тырышты. Һәм алар моны башкарып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев