Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уңыш кабул итүгә әзер

8 июльдә Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесенең материаль- техник базасы әзерлеген кабул итү булды. Яңа уңышны кабул итүгә ХППның әзерлеген тикшерүне министрлык һәм "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге" ФГБУ белгечләре үткәрде. Комиссия составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Сөләйманов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе» ААҖ техник...

8 июльдә Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесенең материаль- техник базасы әзерлеген кабул итү булды.

Яңа уңышны кабул итүгә ХППның әзерлеген тикшерүне министрлык һәм "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге" ФГБУ белгечләре үткәрде. Комиссия составына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүлек җитәкчесе урынбасары Ринат Сөләйманов, "Ак Барс" Холдинг компаниясе» ААҖ техник департамент директоры урынбасары Ольга Игошина, "Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге" ФГБУ бүлек җитәкчесе урынбасары Светлана Бубнова, шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, янгын инспекциясе белгечләре керде. Алар биналарны һәм предприятие җиһазларын карады.

Комиссия әгъзалары "Кама Тамагы ХПП" ААҖ директоры Ринат Саттаров, баш инженеры Рамил Идрисов, производство- технология лаборатория җитәкчесе Ольга Фомагина һәм предприятиенең башка белгечләре белән берлектә ашлык кабул итү, киптерү, саклау һәм эшкәртү биналарында булдылар. "Безнең тарафтан лаборатория һәм ашлык саклау складлары торышына аерым игътибар бирелә, шушы көннәрдә газ белән эшкәртү үткәреләчәк, бу документаль расланган",-диде Ольга Игошина. Комиссия сайлап алып берничә склад бинасын җентекләп тикшерде. Андагы ашлыкта корткычларны ачыклауга анализ алды, автокүтәргечләрнең әзерлеген, шулай ук теркәү журналларын, янгын сүндерү чараларын тикшерде. Светлана Бубнова болай диде: "Предприятиенең барлык кирәкле әзерлек эшләре вакытында үткәрелгән, күренеп тора, коллектив ашлык кабул итүгә җентекләп әзерләнгән, безнең тарафтан кисәтүләр юк".

Ринат Саттаров коллективның яхшы эшен билгеләп үтте: "Предприятиене әзерләргә апрель аенда ук керештек. Өч ай дәвамында ашлык саклау өчен склад биналарын, шулай ук ашлык кабул итү өчен өч мәйданны ремонтлау буенча зур эш башкарылды. Техник җиһазлар тикшерелде һәм төзәтелде, территория төзекләндерелде. Слесарьлар бригадасы- Владимир Киселев, Евгений Талов, Михаил Шәйдуллинның яхшы эшен билгеләп үтәргә кирәк. Гомумән алганда, барысы да яхшы эшли. Коллективта һәркем үз эшен намус белән башкара",-диде Ринат Фатыйх улы. Предприятиедә 7 склад бинасы, 3 киптерү агрегаты бар, ул 16 мең тонна ашлык кабул итә ала. Элеватор территориясе чиста.

Комиссия йомгак ясап, бер тавыштан "Кама Тамагы ХПП" ААҖның материаль-техник базасы 2015 елның яңа уңышын кабул итүгә тулысынча әзер булуын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев