Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уртак тормыш

Узган атнада муниципаль район башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең тантаналар залына алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары чакырылган иде. Әлеге чара халыкара гаилә көненә багышланды.

Бу көнне ЗАГС бүлегендә МР башлыгы Зөфәр Гарәфиев, шулай ук юбилярларның якын туганнары, җирле үзидарә вәкилләре, алар озак еллар эшләгән предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында алтын һәм бриллиант туй юбилейлары теркәлде.
Кама Тамагы штпда Вера Николаевна һәм Николай иванович Соловьевлар бергә гомер итүләренең 60, Кама Тамагыннан Зинаида Николаевна һәм Виктор Васильевич Захаровлар, Кече Салтыктан Фатыйма Әһлиулла кызы һәм Вәгыйз Хәбибулла улы Галимовлар, Кама Тамагыннан Рушания Фәтхулла кызы һәм Гафият Гайнулла улы Хөснетдиновлар, Әлфия Низам кызы һәм Хәйретдин Габдрахман улы Хәйруллиннар 50 еллыкларын билгеләп үтте.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова юбилярларны тормышларындагы истәлекле даталары белән котлап, болай диде: "Бүген сезнең, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз тормышында тантаналы вакыйга. Бер юлны сайлап, бөтен авырлыкларны җиңеп, бер-берегезгә ярдәм итеп шул юлдан барасыз. 50 һәм 60 ел элек ике йөрәк бергә кушылып, чәчләрегез чәчкә бәйләнгән. Сезнең алда хөрмәтле ханымнар баш иябез- сез гаилә учагын саклаучылар, өзелеп яратучы әни, дәү әни һәм карт әби, беләкләрегезнең ныклыгы, күңелләрегезнең киңлеге, хөрмәтле ир-атлар, хатыннарыгызны бәхетле иткән. Сезнең тырышлык, тормыш сөючәнлегегез безнең өчен үрнәк". Әлеге уңайдан алар юбилей язмасының мактау кенәгәсенә кул куйды. Аннары бәйрәм вальсы башкарылды.
Юбилярларга котлау сүзе белән муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев мөрәҗәгать итте: «Бу көннән сез районыбызның почетлы юбилярлары. Биредә катнашучылар сезнең белән горурлана, ә яшьләр исә тату һәм хөрмәткә лаек гаиләне ничек төзергә кирәклеге үрнәген күрә. Иң мөһиме зур гомер юлы үтеп, сез бүген дә тормыш сөючән булып калгансыз. Үткән гомер юлыгыз белән горурланасыз".
Юбилярларны шулай ук авыл һәм шәһәр җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре, балалары һәм оныклары котлады. Аларның барысы да җылы сүзләр генә әйтте, нык сәламәтлек, озын гомер, иминлек, тынычлык теләде.
Балалар музыка мәктәбенең "Радуга" һәм "Молодо-зелено" вокаль ансамбльләре юбилярлар өчен концерт әзерләгән иде.
Тантаналы чара бәйрәм табыны артында тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев