Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урман - халык байлыгы

Дөньядагы агач запасларының чирек өлеше Россиягә туры килә.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без илдәге урман ресурсларын саклау өчен хезмәт куючы-Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының "Тәтеш урманчылыгы" ГКУ Кариле участогы урманчысы Азат Хикмәтуллин белән сөйләштек.
Азат Сәлим улы үз эшенә тугры калган кеше. Урман хуҗалыгында 1970 елның апрель аеннан эшли. Хезмәт эшчәнлеген Лубянск урман техникумын тәмамлаганнан соң Кайбычта махсуслашкан орлык-урман хуҗалыгында башлый. 1979 елның августында Кариле урманчылыгына күчерелә һәм бүгенге көнгә кадәр шунда эшли. Элек штатта 12 кеше, үз бухгалтериясе, урманчы ярдәмчесе вазыйфасы каралган була.
- Хәзер минем җитәкчелектә өч мастер- Ислам Әскәров, Илһам Гәрәев, Рөстәм Хикмәтуллин эшли, ә эш күләме бер дә үзгәрмәде. Без урманнарны янгыннардан, рөхсәтсез кисүдән, шулай ук башка төр закон бозулардан саклыйбыз. Питомник хуҗалыгына план нигезендә җиткерелгән эшләрне башкарабыз. Башкарылган эшләрне кабул итәбез, сыйфатны контрольдә тотабыз, - дип кыскача мәгълүмат бирде Азат Сәлимович.
Чынлап та, иркенләп сөйләшеп утырырга аның вакыты юк, чөнки үзенә беркетелгән территориядәге урманнарны саклау буенча зур эш йөкләнгән.
Ә хәзер урманчылык турында берничә сүз әйтеп китик. Аның мәйданы 10326 га тәшкил итә. Шуның 3486 га - файдаланылучы урман, 243 гектар мәйданда аерым сакланучы табигый территория урнашкан. Күпчелек өлеше - 2251 га - Идел елгасы ярына урнашкан һәм су саклагыч урман булып санала, тагын 411 га эрозиягә каршы урманнар, 3294 га - саклау урманы һәм 41 га - юл буе урман утыртмасы полосалары.
Агымдагы елның беренче яртысында 15,4 гектарда урман ясалма яңартылган. 53 гектарда урман культураларын карыйлар. Урманчыларның әһәмиятле һәм беренчел бурычы-урманнарны янгыннардан саклау. Идел елгасы яр буе зонасында янгыннар чыгу куркынычы аеруча зур, чөнки анда ылыслы агачлар күп һәм ул каматамагылыларның, кайткан кунакларның яраткан ял итү урыны. Янгын куркынычсызлыгы максатларында агымдагы елда ылыслы үсентеләр үсүче һәм янгын чыгу куркынычы зур булган урман участок кырыйларын 5 км сөреп чыкканнар, шулай ук минеральләшкән полосалар (30 км) карала. Узган һәм агымдагы елда Кариле урманчылыгы территориясендә янгыннар булмаган, бу урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең эш нәтиҗәсе.
Агымдагы елда 14 га урман фонды төп файдалануга кисәргә әзерләнә, 60 га кисеп чистартылачак.
Экологик куркынычсызлык һәм экологик тотрыклылык урманнарны рациональ файдалану һәм яңартуга бәйле. Көндәлек авыр, җаваплы хезмәтләре җәмгыять иминлеген булдыруга юнәлдерелгән кешеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Урманнарны кешеләр ярдәмендә генә үстерергә мөмкин. Һәркайсыбызның агачларга саксыз карашыннан тыш киләсе буын өчен шушы табигать байлыгын саклап калып булмаячак, моны һәркем ачык аңларга тиеш.
Бүгенге урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарга иминлек, эшләрендә уңышлар телибез.
Рәсемдә: Кариле участогы урманчысы Азат Хикмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев