Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урып-җыю алдыннан

Узган пәнҗешәмбедә безнең районда авыл хуҗалыгы берләшмәләре арасында яңа уңышны җыеп алуга әзерлек буенча конкурс үткәрелде.

"Комбайннар парады"н составына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Наил Гобәйдуллин, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармагын үстерү бүлеге баш консультанты Алмаз Галәветдинов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО җитәкчесе һәм консультант Альберт Фатыйхов һәм Илнар Исмәгыйлев, авыл хуҗалыгы берләшмәсе белгечләре һәм вәкилләре кергән комиссия үткәрде.
Агымдагы елда авыл хезмәтчәннәренә 26530 гектарда игеннәрне җыеп алырга кирәк, шуның 24985 гектары "Кама Тамагы" АХПга, 1300 гектары Ленин ис. хуҗалыкка, 245 гектары Олы карилегә туры килә.
Урып-җыю вакытында район басуларына 46 комбайн чыгачак, 39ы-"Кама Тамагы" АХПга (4 яңа "New Holland" комбайны алганнар), 5 - Ленин исемендәге хуҗалыкка, 2 комбайн Олы Карилегә туры килә.
"Кама Тамагы" АХПда суктыручы бер комбайнга йөкләнеш 647 гектар, Ленин исемендәге хуҗалыкта 260 гектар, Олы Кариледә - 122 гектар, район буенча 640 гектар туры килә. Бу саннар узган ел белән чагыштырганда аз гына күбрәк. Әгәр комбайннар тик тору һәм җимерелүләрсез эшләсә, бөртеклеләрне август уртасына җыеп бетерәчәкләр.
Агымдагы елда бөртеклеләр 10-12 көнгә иртәрәк өлгерә. Бу исә август аеның икенче яртысында көтелгән яңгырларга кадәр игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга мөмкинлек бирә.
Комбайнчылар белән очрашуда Наил Фарук улы әйтеп үткәнчә, гомумән, республика буенча йөкләнеш 600-700 гектар туры килә, комбайннарны гамәлдән чыгару тенденциясе дә алдагы елларга караганда 2,5 тапкыр артыграк. Шулай да комбайнчыларны комбайннар потенциалы уңышны бер айда җыярга мөкинлек бирә дип ышандырды.
Чыгыш ясаучылар комбайнчыларның аерым тәүлек дәвамында хезмәтләрен оештыруның әһәмиятен билгеләде.
Бүген бер комбайнда ике комбайнчы эшләргә тиеш, шул ук вакытта республиканың кайбер районнарында ике комбайнчыга да берүк төрле түләү тенденциясе күзәтелә.
Яңа уңышны җыеп алуга техниканы әзерләү, урып-җыю вакытында аны тизарада ремонтлау һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү турында да сөйләштеләр.
2012 ел уңышын җыеп алуга урып-җыю-транспорт комплексының әзерлек күрсәткечләре буенча 16 позициядә "Кама Тамагы" АХП мөмкин булган 100 баллдан 87 балл, Ленин исемендәге хуҗалык 83 балл, "Олы Кариле" ААҖ - 79 балл җыйды.
16 июльдә «Кама Тамагы» АХПның Кече Салтык һәм Олы Бортас бүлекчәләрендә бодайны суктырып карадылар, шулай ук Иске Барыш бүлекчәсендә һәм Ленин исемендәге хуҗалыкта арыш урдыруга керешкәннәр.
Рәсемдә: комиссия комбайннар әзерлеген тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев